+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Марта 2022, 03:52

Түләүләр туктатылмый

Русия Президенты Владимир Путин гражданнарының аерым категорияләренә ярдәм итү өчен барлык пособиеләр план нигезендә индексланачак, дип белдерде.

Түләүләр туктатылмыйТүләүләр туктатылмый
Түләүләр туктатылмый

«Барлык социаль пособиеләрне булган планнарыбыз нигезендә, тиешле дәрәҗәдә индекслаячакбыз. Пенсияләр дә, социаль пособиеләр дә, алар барысы да индексланачак», — диде ул Русия авиакомпанияләренең очучылар составындагы хатын-кызлар белән очрашуда.

Исегезгә төшерәбез, 1 февральдән ана капиталы, социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрнең бер өлеше 8,4 процентка индексланган. Шулай ук эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре дә арта.

2022 елда ана капиталы беренче тапкыр фактик инфляция нигезендә артачак. Мәсәлән, беренче балага түләүләр күләме 534,5 мең сумга җитәчәк, ә икенче балага — 693,1 мең сум.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас