

"Хатын-кызларның шулкадәр күпкырлы булуы сокландыра мине: кыз, әни, нәнәй, сөекле хатын, ышанычлы хезмәткәр, көчле җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче һәм эшкуар. Сезгә барлык мәсьәләләрдә дә ышанырга мөмкин. Сезнең тышкы нәфислегегез артында зур көч яшеренә. Сез теләсә нинди, хәтта иң катлаулы эшкә кыю алынасыз, без - ир-егетләр белән туган илнең киләчәге, гаилә һәм балалар өчен җаваплылыкны бүлешәсез.
Бүген, Халыкара хатын-кызлар көнендә, мин чираттагы тапкыр сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел җылысы, гаилә иминлеге телим һәм һәрвакыт шундый ук якты һәм кабатланмас булып калуыгызны телим. Ә без, республика җитәкчелеге, Башкортстанны илдә яшәү өчен иң уңайлы төбәк итү буенча системалы эшне дәвам итәчәкбез. Әгәр сез бәхетле булсагыз - гүзәл хатын-кызлар, безнең бөтен эшләребез дә җайланыр", - дип язды Андрей Назаров "Инстаграм"да. Фото: "Инстаграм"