15 майга кадәр республика автомобиль юлларында язгы чорда барлыкка килгән чокырларны билгеләү төгәлләнәчәк, ә 15 июньгә кадәр алар тулысынча бетереләчәк. Бу хакта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне республика Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.
Чокырларны ямау эшләре контроль һәм юл инфраструктурасын планлаштыру автоматлаштырылган системасы аша (СКПДИ) оештырылды. 9 мартка булган мәгълүматларга караганда, республика юлларында 3 290 чокыр ачыкланган, шуларның 1 270се бетерелгән.
Юлларның һәм урамнарның күпчелегендә кар һәм боз яту сәбәпле, чокырларны билгеләүгә әле барлык муниципалитетлар да керешмәгән. Әлегә эшләрне Уфа һәм республика Юл хуҗалыгы идарәсе алып бара. Калган шәһәр һәм районнар юл буйларын кардан һәм кар өемнәреннән чистарту белән шөгыльләнә.
Юл хезмәтләре чокырларны ямау эшләренә әзер. "Башкиравтодор” филиаллары 1 321 тонна салкын асфальт-бетон катнашмасы, 477 мең тоннадан артык вакташ һәм 4 мең тонна битум әзерләгән. Кайнар асфальт-бетон катнашмасын җитештерү заводлары тотрыклы җылы һава торышы урнашкач эшли башлаячак.
2022 елда Башкортстанда төбәк, муниципальара һәм урындагы автомобиль юллары өчен 5,7 миллиард сум каралган.
Радий Хәбиров барлык муниципалитетларга да автомобиль юлларын тикшерүгә, дефектларны билгеләргә һәм аларны бетерүгә керешергә кушты. Төбәк җитәкчесе эшләрне 15 июньгә төгәлләргә кирәклеген ассызыклады.
– Бу эшне без өч ел җайга салдык һәм темпларның кимүенә юл куймаска тиеш, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Шулай ук безнең зур проектларыбыз – Бөре – Тастүбә – Сатка трассасында, Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы, юллар төзү һәм ремонтлау буенча барлык эшләрнең дә тулы күләмдә башкарылуы мөһим. Бу бик мөһим. Кешеләр көтә.
Фото: glavarb.ru