Бүген, 9 мартта, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын үткәрде, анда бердәм кадрлар үзәген булдыру һәм төбәктә рәсми булмаган мәшгульлекне киметү чаралары каралды.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, төбәктә 2019 елдан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тулы бер чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.
– Безнең төп бурыч — эшкә урнашуның элекке формаларыннан баш тарту, гражданнар белән онлайн-хезмәттәшлеккә күчү. Соңгы ике елда Уфа һәм Стәрлетамакта заманча модельле мәшгульлек үзәкләре булдырылды. Бу трендның алга таба үсеше нәтиҗәле кадрлар проектлаштыру республика үзәген булдыру, — дип ассызыклады Андрей Назаров.
Агымдагы елда Русия Хезмәт министрлыгы, федераль һәм төбәк бюджетларыннан финанслау шартларында, илнең 15 субъектында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен комплекслы модернизацияләү буенча пилот проектының беренче чиратын гамәлгә ашыру турында игълан итте.
Проектның төп максаты — Башкортстан Республикасының "Русия эше" кадрлар үзәген булдыру. Бу хакта республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова җентекләбрәк сөйләде.
— Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте моделе Уфадагы республика халыкны эш белән тәэмин итү үзәге булачак. Ул халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең модернизацияләнгән бердәм челтәрен, балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең карьерасын проектлау, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү һәм республиканың инвестицион проектларын кадрлар белән тәэмин итү үзәкләрен үз эченә алачак. Муниципалитетлардагы барлык мәшгульлек үзәкләре дә ребрендинг узачак, — дип билгеләп үтте министр.
Бу яңалыкларның барысы да гариза бирүченең яшәү урынына бәйсез рәвештә хезмәт күрсәтү, профильле булмаган функцияләрне киметү, эш бирүчеләрнең кирәкле квалификациядәге хезмәт ресурсларыннан файдалану, ә гражданнарның мәшгульлек үзәкләре хезмәтләреннән канәгать булуын арттыру мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Андрей Назаров әлеге эшнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм республиканың мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү кирәклеген хуплады.
Фото: pravitelstvorb.ru