+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 март 2022, 07:00

Ә анда срочниклар бармы?

Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы Русия Кораллы көчләре частьларында срочниклар булу фактлары ачыкланган.  

Ә анда срочниклар бармы?Ә анда срочниклар бармы?
Ә анда срочниклар бармы?

«Мондый хәрбиләрнең барысы да диярлек Русия территориясенә чыгарылган инде», — диде РФ Оборона министрлыгының рәсми вәкиле генерал-майор Игорь Конашенков.  

Президент Владимир Путин Баш хәрби прокуратурага Украинага срочникларның ничек эләгүен тикшерергә кушты.

Моңа кадәр Русия Кораллы Көчләренең частьларында срочниклар булу фактлары турында Оборона министрлыгының рәсми вәкиле хәбәр итте.

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, Донбассны яклау буенча махсус операция башланганчы Югары башкомандующий кушуы буенча Кораллы Көчләрнең барлык командирларына да Украина территориясендәге бурычларны үтәүгә срочникларны җәлеп итүне катгый рәвештә тыю турында күрсәтмә бирелгән булган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Русия Президенты Путинга бу күрсәтмәләрне үтәү турында хәбәр ителде», — диде Песков.

«Президент күрсәтмәсе буенча, Баш хәрби прокуратурага әлеге күрсәтмәне үтәмәгән өчен җаваплы вазыйфалы командирларның гамәлләрен тикшерү, хокукый бәяләү һәм җәза бирү өчен материаллар җибәрелгән», – диде Песков.

Фото: newokruga.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас