+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 март 2022, 15:30

Чакмагышлылар изге эштән читтә калмады

«Бердәм Русия»нең Чакмагыш районы бүлекчәсе каршындагы гуманитар ярдәм җыю пункты бүген партиянең Башкортстан бүлеге каршындагы иҗтимагый ярдәм штабына беренче чиратта кирәк булган кирәк-яракларны җибәрде.

Чакмагышлылар изге эштән читтә калмадыЧакмагышлылар изге эштән читтә калмады
Чакмагышлылар изге эштән читтә калмады

«Бүген без Луганск һәм Донецк республикаларында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрәбез. Әлеге акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Сезнең игелегегез үзегезгә йөзләтә артып кайтсын. Барыгызга да тыныч күк йөзе телим", - дип билгеләп үтте "Гаилә хезмәте" җитәкчесе Илвера Шәймөхәммәтова.

Урындагы «Безнең хәстәрлек» волонтерлык үзәге ирекмәннәре тартмаларга азык-төлек, кием-салым, шәхси гигиена чаралары сортлап, барлык посылкаларны автобуска төяделәр.

"Бүгенге көнгә Чакмагыш районы халкы 1,8 тонна гуманитар ярдәм җыйды. Барлык оешмалар, предприятиеләр Донецк һәм Луганск халкына ярдәм йөзеннән бу акциядән читтә калмады. Халык шулай ук күченеп килүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда актив катнашты. Яңа урын-җир кирәк-яраклары, балалар уенчыклары алып килделәр», - дип шәрехләде «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Илмира Федорова.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада Башкортстаннан Донецк һәм Луганск республикалары халкына җибәрелгшн 75 тонна гуманитар ярдәм барып җитте һәм тапшырылды. Азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр төбәкнең барлык шәһәр һәм районнарыннан җыелды.

Гуманитар кирәк-ярак иҗтимагый ярдәм штабында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Цюрупа, 17. Шулай ук «Бердәм Русия» партиясенең урындагы барлык 63 бүлекчәсендә дә.
Эш режимы:
Дүшәмбе-җомга: 09.00-21.00 сәгатьләрдә.
Шимбә-якшәмбе: 09.00-18.00 сәгатьләрдә.

Иҗтимагый ярдәм штабының бердәм колл-үзәге телефоны: 8 (347) 218-19.
Шалтыратулар көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Фото: taganrogprav.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас