+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 март 2022, 16:50

Музыка-сәнгать укытучыларына Президент премиясе биреләчәк

Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән музыкаль сәнгать өлкәсендә иң яхшы укытучылар өчен премияне гамәлгә куйды.

Музыка-сәнгать укытучыларына Президент премиясе биреләчәкМузыка-сәнгать укытучыларына Президент премиясе биреләчәк
Музыка-сәнгать укытучыларына Президент премиясе биреләчәк



Документ чәршәмбе көнне хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

Документ нигезендә өстәмә белем бирү оешмаларында эшләүче укытучылар өчен 500әр мең сум күләмендә 100 премия, урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә укытучылар өчен 1 миллион сумлык 50 премия каралган.

Премияләрне бүлеп бирүгә конкурсларда тиешле белем бирү программалары буенча педагогик стажы кимендә өч ел булган укытучылар катнаша ала.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас