+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 март 2022, 07:49

ЦУР: мәктәп юлы кыскарды!

Салават районының Ахун авылында яшәүче балалар хәзер еракка йөреп укымый.

ЦУР: мәктәп юлы кыскарды!ЦУР: мәктәп юлы кыскарды!
ЦУР: мәктәп юлы кыскарды!

Авылның 90нчы елларда төзелгән мәктәбендә казанлык сафтан чыккан булган. Шуңа күрә һәр көнне укучыларга Мәчетле мәктәбенә йөреп укырга туры килгән. Икенче сменада уку аркасында, алар өйләренә соң гына кайтып җитәргә мәҗбүр булган.

Әти-әниләр, авыл халкы балалар өчен бик борчылган. Иң яхшы мәктәп - йорт янәшәсендәгесе, билгеле. Анда түгәрәкләр, секцияләр, үзешчән сәнгать тә гөрләп торган.

Башкортстан белән идарә итү үзәге һәм Салават районы хакимияте әлеге мәсьәләне хәл итүгә барлык көчен салганнар.

Ноябрь ахырына Ахун мәктәбенә газ белән тәэмин итү торбалары сузылды, декабрьдә җылылык челтәрләрен монтажлау башланды, быел гыйнварда барлык системаларны комплекслы тикшерүне башлап җибәрделәр. Барысы да этаплап башкарылды, өстәмә финанслау өчен янә вакыт кирәк булды.

- Әмма иң мөһиме - бурычны үти алдык. 14 февральдән балалар җылы сыйныфларда, туган мәктәбендә, үз авылларында укый. Хәзер Ахун мәктәбендә казанлыкның заманча моделе эшли, ул файдалануда тулысынча хәвефсез. Бер үк вакытта азык-төлек блогында да җиһазларны яңарттык, - ди Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов.

Аның белдерүенчә, Ишембай һәм Урмантау авыллары мәктәпләрендә дә шундый ук эш алып барылачак.

Барлык яңалыклар да шундый күңелле булсын иде!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас