+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 март 2022, 05:05

“Ашык-пошык карарлар кабул итмәячәкбез!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүгенге шартларда икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итүне төп бурыч буларак билгеләде.

“Ашык-пошык карарлар кабул итмәячәкбез!”“Ашык-пошык карарлар кабул итмәячәкбез!”
“Ашык-пошык карарлар кабул итмәячәкбез!”
Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы муниципалитет җитәкчеләренә Украинадагы махсус операция барышында һәлак булган яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә кагылышлы йөкләмә бирде. “Безнең өч яугиребез һәлак булды. Аларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә килештек. Балалары аякка басканчы, тормыш буенча озатып барырга кирәк”, — диде Радий Хәбиров. Ул белдерүенчә, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев һәр гаилә өчен аерым җавап бирәчәк һәм аларга нинди ярдәм кирәклеген белеп торачак. “Без аларны бәла-казада ялгызларын калдырмаячакбыз”, — диде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров Донецк һәм Луганск республикалары өчен икенче гуманитар конвой формалаштырырга кушты. “4 мартта без Донецк һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәм җибәрдек. Йөк барып җитте. Кешеләр бик рәхмәтле. Бик җылы каршы алдылар. Барыгыз да беләсез, безне ДНР һәм ЛНР белән аерым мөнәсәбәтләр берләштерә. Шуңа күрә мин, килешкәнчә, беренче конвой әйләнеп кайту белән, икенчесен формалаштыра башлавыгызны сорыйм. Анда ихтыяҗ зур. Аларга нәрсә кирәклеген төгәл аңлау зарур”, — диде төбәк җитәкчесе.
Ул республика Хөкүмәтенең икътисади блогына бизнеска ярдәм итү буенча федераль үзәк карарларын анализларга һәм аларны гамәлгә ашыра башларга кушты. “Безнең җаваплылыкта 4 миллион кеше, икътисад, социаль өлкә, мәктәпләр, балалар бакчалары, социаль корылмалар. Шуңа күрә безнең бурыч — тыныч, ышанычлы итеп эшләү. Хәзер аналитика үткәрү, нәрсә булганын, нинди нәтиҗәләр булачагын аңлау һәм тиешле карарлар кабул итү бик мөһим. Ашык-пошык берни дә кабул итмәячәкбез. Бездә пандемия вакытында эшләгән кризиска каршы штаб бар, яңасын уйлап чыгарырга кирәкми. Аның бурычы шул ук — бу катлаулы чорда икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү. Хәзер, мәсәлән, авыл хуҗалыгына язгы кыр эшләрен оешкан төстә үткәрүне тәэмин итәргә кирәк, һәр ведомство үз эше белән шөгыльләнергә тиеш”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда Сovid-19 белән авыручылар өчен койкалар санын киметү турында карар кабул ителде. Аерым алганда, Уфада Дим районы дәваханәсе һәм 8нче дәваханә гадәти эш режимына күчәчәк, шулай ук Күмертау һәм Салават шәһәр­ләрендә ковид-госпитальләр ябылачак. Бу хакта оператив киңәшмәдә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. “Әле стационарларда 263 кеше уртача авыр хәлдә, аларның 28е интенсив терапия бүлек­ләрендә”, — дип хәбәр итте министр. Ул шулай ук бүгенге көндә ковид белән авыручылар өчен булган 3000 койканың нибары 59 проценты гына тулган, дип белдерде.
Әлеге вакытка чит илләрдә Башкортстаннан путевка буенча киткән 760 турист калган. Бу хакта оператив киңәшмәдә Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Ринат Фаткуллин хәбәр итте. “Туроператорлардан алынган мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә республикага 1835 кеше кайтты. Чит илдә тагын 760 кеше кала, алар республикага 12 мартка кадәр әйләнеп кайтачак. Туристларның оештырылган сәфәре
“Росавиация” тарафыннан контрольдә тотыла, кайту белән проблемалар юк”, – диде ул.
Вице-премьер, Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республикада тиз туклану рестораннарын кемнәр алыштыра алачагы турында сөйләде. Билгеле булуынча, аларның иң популярлары Русиядән китәргә җыена. “Кече азык-төлек сәнәгате бүген бик актуаль. Шул ук “Папа гриль” компаниясе “Макдональдс”, “КФС” һәм башкаларны тыныч кына алыштыра алачак. Безнең чималдан продукция җитештерә торган зур булмаган пред­приятиеләребез нәкъ менә хәзер таләп ителә башлады. Бу базарны тулысынча тутырачакбыз. Монда бернинди проблема да күрмибез”, — диде Илшат Фазрахманов. Ул санкция басымы шартларында язгы кыр эшләренә әзерлекнең ничек алып барылуы турында сөйләде. Бу хәлгә бәйле рәвештә ашлык, соя, карабодай, шикәр чөгендере һәм мал азыгы культуралары өчен чәчү мәйданнарын арттыру турында карар кабул ителгән. Моннан тыш, Илшат Фазрахманов фикеренчә, 2022 елда терлекчелек өлкәсендә үсеш көтелә. Шулай ук министр агымдагы елда кыр эшләренең бәясе 20 миллиард сумга төшәчәк, дип өстәде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, дүрттән бергә күбрәк. Орлык, ашлама, запас частьләргә бәяләр арткан.
5 майга кадәр республика автомобиль юлларында язгы чорда барлыкка килгән чокырларны билгеләү төгәлләнәчәк, ә 15 июньгә кадәр алар тулысынча бетереләчәк. Бу хакта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев хәбәр итте. Чокырларны ямау эшләре Контроль һәм юл инфраструктурасын планлаштыру автоматлаштырылган системасы аша (СКПДИ) оештырылды. 9 мартка булган мәгълүматларга караганда, республика юлларында 3290 чокыр ачыкланган, шуларның 1270е бетерелгән.
Былтыр Башкортстанда “Сөт кухнясы”­ның коммерция эшчәнлегеннән кергән табыш 79 миллион сум тәшкил иткән, дип хәбәр итте сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев. “Дәүләт заданиесе кысаларындагы эшчәнлектән тыш, учреждение бюджеттан тыш эшчәнлекне актив үстерә. “Сөт кухнялары” продукциясе “Бәйрәм”, “Ярминкә“, “АШАН”, “Апельсин”, “Лента” һ.б. федераль һәм республика сәүдә челтәрләрендә таныла һәм тәкъдим ителә. “Магнит” белән сөйләшүләр бара. Шулай ук җәмәгать туклануы пред­приятиеләре һәм шәхси медицина оешмалары белән эш алып барыла, интернет-кибет эшли. Моннан тыш, “Сөт кухнясы” продукциясен Башкортстанның 24 муниципаль берәмлегендә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары ала”, — диде Алексей Гусев.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас