+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 март 2022, 14:30

Башкортстанның IТ-эшкуарлары яңа ярдәм чараларыннан файдалана ала

Владимир Путин «Русия Федерациясендә мәгълүмати технологияләр тармагын тизләтелгән үстерүне тәэмин итү чаралары турында» Указга кул куйды.

Башкортстанның IТ-эшкуарлары яңа ярдәм чараларыннан файдалана алаБашкортстанның IТ-эшкуарлары яңа ярдәм чараларыннан файдалана ала
Башкортстанның IТ-эшкуарлары яңа ярдәм чараларыннан файдалана ала


Документ Кремль сайтында урнаштырылган [url=http://kremlin.ru/acts/news/67893], ул үз көченә 2 мартта керде. ИТ-компанияләр үз бизнесын алга җибәрү өчен 3 процент ставкасы белән ташламалы ипотекадан, грант һәм финанс ярдәменнән, табышка салымнан азат итүдән, контроль органнар тикшерүләреннән, торак шартларын яхшыртудан һәм армиядән кичектереп тору белән файдалана алачак.
– Яңа чаралар пакеты инде өченче, чөнки тармакка күптән игътибар бирелә, «Санлы икътисад» гомумдәүләт программасында санлы технологияләргә ярдәм итүгә багышланган аерым позиция бар. Бу - грантлар да, салым ташламалары да. Яңа указ - үсеш өчен өстәмә стимул һәм илебез программистларының заказлар алу һәм базарга чыгу гарантиясе, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Башкортстанда агросәнәгать комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек актив үсә.
- Ел башыннан АПКның алты предприятиесе белән эксперт төркемен оештыру турында өч яклы килешү төзелде. Ягъни, без бүген азык-төлек иминлегенең төп сегментында эшлибез, - диде Рәсүл Таипов.

Фото: ru.depositphotos.com


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас