Дәүләт думасында санкцияләр шартларында икътисадның тотрыклылыгын арттыру өчен хөкүмәт тарафыннан кертелгән кайбер закон проектларын карадылар. Алар закон чыгару башлангычларының икенче хөкүмәт пакетына керә: бу - чит ил санкцияләре шартларында ярдәм итү буенча Хөкүмәт, депутатлар һәм сенаторлар тарафыннан әзерләнгән 13 закон проекты.
«Безнең илгә игълан ителгән икътисади сугыш оператив һәм максатлы ярдәм чараларын кабул итүне таләп итә. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, бу безнең икътисадны тотрыклыландыруга юнәлтелгән икенче чаралар пакеты инде. Бу, әлбәттә, килеп туган вәзгыятьтә бик мөһим. Хөкүмәт тарафыннан хәзер илебезгә ярдәм итү буенча тиңдәшсез чаралар тәкъдим ителә", - диде Дәүләт думасы депутаты, Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары, Русия Юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе Ирина Панькина.
Депутат сүзләренчә, тотрыкландыручы чаралар пакетына салым законнарына үзгәрешләр кертелде, шул исәптән гражданнарны 1 миллионнан артык вкладлары буенча керем салымыннан азат итү; 2021-22 еллар өчен депозитлар буенча керемгә салым түләүдән азат итү; 2022-23 елларда заем акчаларыннан файдаланган өчен гражданнарның керемнәренә салымнан азат итү; автомобильләргә артык салым исәпләүне көйләү; кунакханә бизнесын 5 елга өстәмә бәягә салымнан азат итү.
Чит ил даруларын Русия базарына кертүне җайга салу турында закон проекты кабул ителде: чит ил даруларын, аларны маркировкалаудан һәм Росздравнадзор рөхсәтеннән башка, сатарга мөмкин булачак.
Санкция басымы белән очрашкан гражданнар авиациясенә, диңгез һәм эчке су транспортына, шулай ук тимер юл һәм автомобиль транспортына ярдәм итү чаралары күрелгән. Аерым алганда, Русия компанияләрендә лизингта булган чит ил самолетларына хокукларны теркәргә һәм аларга Русиянең очуга яраклылык сертификатларын бирергә, чит ил диңгез судноларын кертүне чикләргә, транспорт хәвефсезлеген тәэмин итүнең техник чараларын сертификацияләүне кичектереп торырга тәкъдим ителде.
Моннан тыш, төзелеш тармагын үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон кабул ителде: кайбер процедураларны юкка чыгару һәм шәһәр төзелеше документларын килештерү срокларын кыскарту, төзелеш өчен җир участокларын бирүне тизләтү, гамәлдәге аренда килешүләрен озынайту, төзелгән объектларга хокукны теркәүне гадиләштерү.
Шулай ук, пакет махсус икътисади зоналар территориясендә җитештерергә һәм эшкәртергә рөхсәт ителгән продукция исемлеген киңәйтүне күздә тота.
"Һичшиксез, бу безнең һәрберебезне берләштерергә тиеш. Хәзер бер-беребезгә ярдәм итү башка беркайчан да булмаганча мөһим", - дип ассызыклады Ирина Панькина.