+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 март 2022, 04:40

Юллар торышы – кичә, бүген, иртәгә…

Аларны карап тотуга һәм ремонтлауга былтыр республикада 29 миллиард 53 миллион сум акча тотынылган.Юллардагы хәвефсезлек аларның төзек булуына да нык бәйләнгән. Соңгы елларда республикада моңа зур игътибар бирелә. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда 30 километр автомобиль юлы, 1347 метр күпер корылмалары, шул исәптән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа шәһәрендә 15 километр автомобиль юллары, күпер төзелгән һәм реконструкцияләнгән.

Юллар торышы – кичә, бүген, иртәгә…Юллар торышы – кичә, бүген, иртәгә…
Юллар торышы – кичә, бүген, иртәгә…

1300 километрдан артык автомобиль юллары (аларның 349 километры торак пунктларга керү юлы) һәм 1000 метрга якын күпер корылмалары, шул исәптән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында 343,81 километр юл ремонтланган.
Файдалануга тапшырылган иң зур объектлар арасында:
– Уфаның Воровский урамында Агыйдел елгасы аша күпердән чыгу юлы, аның озынлыгы 688,8 метр.
– Комсомол урамында 3,84 километр юл;
– Уфа районының Булгаково авылында Цюрупа урамы буенча 2,98 километр автомобиль юлы;
– Иглин – Калтәү юлының 0–7,3 километр участогында 7,3 километр автомобиль юлы;
– Иске Собхангол – Морак автомобиль юлы – 5,185 километр.

Башкаланың 8 Март урамы буенча (1,168 километр), Салават Юлаев проспекты белән Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешендә хәрәкәт ачылды.
Төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларын саклау максатында сервис моделе буенча 10 автомат авыр габаритлы контроль пункты (АПВГК) урнаштырылган.
Авария хәлендәге участокларда автомобиль хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру өчен 20 мең юл билгесе, 264 светофор, барьер киртәләр урнаштырылган, 78 километрда ясалма яктырту җайланмалары куелган һәм башка чаралар күрелгән.

Әлеге вакытта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ЮХХДИ һәм автомобиль юллары хуҗалары белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясый һәм хәрәкәт хәвефсезлеген арттыру буенча өстәмә чаралар булдырыла. Башкортстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче камералар саны быел 1815 берәмлеккә кадәр артачак.

Быел республиканың Юл фонды күләме 29,3 миллиард сум тәшкил итә. Тармак алдында түбәндәге бурычлар тора:
Караидел һәм Дуван районнарында 60 километр озынлыктагы Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлын реконструкцияләүне тәмамлау;
башкалада Эшче хәбәрчеләр урамын реконструкцияләү;
– Октябрь районының Зинино бистәсендә транспорт чишелешен төзү;
– Аскын – Көнгәк автомобиль юлында капиталь ремонт башлау.

Шулай ук агымдагы елда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында, республика соравы буенча, федераль бюджеттан Балтач, Борай, Кырмыскалы һәм Федоровка районнарындагы автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү өчен 486,6 миллион сум бүленгән.

Моннан тыш, республика Уфаның 2024 елда билгеләп үтеләчәк 450 еллыгына транспорт инфраструктурасын заманчалаштыру өчен инфраструктура кредитлары бүлеп бирүгә гаризалар әзерләгән. М-12 Мәскәү – Казан тизйөрешле трассасының республика участогы төзелеше 2022 елның иң мөһим вакыйгасы булачак, аны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Екатеринбургка кадәр озайттылар. Башкортстан территориясеннән узачак юлның гомум озынлыгы якынча 200 километр тәшкил итәчәк.
Республика дәрәҗәсендә төбәкнең иң зур концессион проекты – Уфадан М-5 федераль трассасына Көнчыгыш чыгу юлын төзү гамәлгә ашырыла. Аны төзүдә 2413 кеше һәм 350 берәмлек техника катнаша. 2022 ел башына объектның әзерлеге 35 процент тәшкил итә иде.

Резида ВӘЛИТОВА.
(Мәкалә Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча әзерләнде).

Автор:Резида Валитова
Читайте нас