+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 март 2022, 19:35

Ватсап эшләвен дәвам итәрме?

14 марттан Русиядә Instagram һәм WhatsApp эшләүдән туктарга мөмкин.


Русиядә "Meta" компаниясенең эшчәнлеген тыячаклар, имеш. Димәк, "Фейсбук", "Инстаграм" һәм WhatsApp эшләми башларга мөмкин.

Кайбер киңкүләм мәгълүмат чараларында, дүшәмбедән, 14 марттан, Instagram һәм WhatsApp кушымталары Русиядә эшләми башлаячак, дигән хәбәр таралды. Инстаграм белән Фейсбук болай да соңгы көннәрдә бик начар эшли иде инде. Әйткәндәй, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә Инстаграмнан китүе турында белдерде.

Ватсап бетсә дә дөнья бетмәс, анысы. Монысын яши-яши күрербез.

 Фото: chitalnya.ru  

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: