Билгеле булуынча, газ кергән авылларда яшәүчеләр зәңгәр ягулыкны җир биләмәсе чикләренә кадәр федераль бюджет акчасы исәбенә үткәрергә хокуклы. Димәк, йорт хуҗалары газны йортка үткәрү эшләре өчен генә түли, дигән сүз. Ә бу үзе үк зур экономия. Торак йортка ия булуны раслаучы документлар булганда, бу хезмәтне күрсәтүне үтенеп гариза язарга һәм килешү төзергә мөмкин.
Бүген “Газпромгазораспределение Уфа” җәмгыяте белән районның 282 кешесе килешү төзегән дә инде. Олыкүл авылында яшәүчеләр зур активлык күрсәтте – алардан бу оешмага 56 гариза җибәрелгән. Шулай ук Кабак авылында – 22, Константиновкада – 20, Иске Шәрәйдә – 23, Прибельский авылында яшәүчеләр белән 16 шундый килешү төзелгән.
Җәмгыятьнең Кырмыскалы филиалы җитәкчесе Анатолий Гордеев билгеләвенчә, тиешле финанслау булганда бу эшләр 2022 елда башкарылып бетәчәк. Моның өчен әле проект документлары әзерләнә һәм алдагы чорга план төзелә.