+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 март 2022, 11:45

Башкортстан халкы "Instagram"нан китә

11 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең әбунәчеләренә Instagram челтәреннән китүен хәбәр итте.

Башкортстан халкы "Instagram"нан китәБашкортстан халкы "Instagram"нан китә
Башкортстан халкы "Instagram"нан китә

Бу мәйданчыкта ул озак кына яңалыклар белән уртаклашкан, әмма аны ташлап китәргә карар кылган.

«Мин сезнең белән берничә ел булдым һәм монда үз эшем турында сөйләдем. Тик бу мәйданда безнең хәрби хезмәткәрләрне үтерергә өндәүләренә бәйле рәвештә, моннан китәргә кирәк саныйм. Һәр нормаль кеше шулай эшләргә тиеш дип ышанам", - дип язды төбәк Башлыгы.

"Facebook" һәм "Instagram" социаль челтәрләрендә республика Хөкүмәте дә үз эшен туктаткан, "Instagram"га бойкот турында Башкортстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре, депутатлары белдерде. Бөтен ил буенча бу мәйданчыкны хакимият органнары, губернаторлар, танылган мәдәният эшлеклеләре, җәмәгатьчеләр, гади кулланучылар күпләп ташлап китә. Русиялеләр аларны физик яктан юк итүгә өндәүләр законлаштырылган платформада калырга ярамый дип саный.

"Facebook" һәм "Instagram" социаль челтәрләрендә "Meta" компаниясе Русия Федерациясе гражданнарын үтерүгә өндәүне тыюны юкка чыгарган иде. Халыкара дәрәҗәдә кеше хокукларын бозу фактын БМОда билгеләп үттеләр, бу күренеш «бик катлаулы мәсьәлә» дип аталды.

Русия Генераль прокуратурасы судтан "Meta"ны экстремистлык оешмасы дип тануны үтенде һәм "Роскомнадзор"дан "Instagram"га керү мөмкинлеген чикләүне таләп итте.

Фото: korysno.pro

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас