+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 март 2022, 13:15

Башкортстан туристик инфраструктураны үстерүгә федераль субсидияләр конкурсында катнашачак

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проектының «Туристлык инфраструктурасын үстерү» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү кысаларында Туризм буенча федераль агентлык Русиянең барлык субъектларына субсидия рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтә.

Башкортстан туристик инфраструктураны үстерүгә федераль субсидияләр конкурсында катнашачакБашкортстан туристик инфраструктураны үстерүгә федераль субсидияләр конкурсында катнашачак
Башкортстан туристик инфраструктураны үстерүгә федераль субсидияләр конкурсында катнашачак


Башкортстан дәүләт т ярдәменә дәгъва итә: республиканың Туризм буенча дәүләт комитетында төбәкара конкурслар үткәрү өчен норматив-хокукый базаны актив әзерләү бара, алар нәтиҗәсендә төбәккә елына кимендә 55,5 миллион сум күләмендә федераль субсидияләр җәлеп ителә (Башкортстан Республикасы һәм урынданы эшкуарларны финанслау шартларында).

- Чараларны гамәлгә ашырудан көтелгән нәтиҗә – агымдагы елда кимендә 6 туристик проект эшләү. Субсидияләр туристлык кластерларын, туристик инфраструктураны, пляжларны һәм туристик маршрутларны, кемпинг һәм автокемпингларны үстерү контекстында туристик инфраструктураны үстерү максатларында инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын булдыруга, туризм инфраструктурасын үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән, - дип сөйләде Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Ринат Фаткуллин.

Конкурс сайлауларын үткәрү Башкортстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2022 елның II кварталына планлаштырылган. Башкортстан дәүләт туризмы көн саен төбәктә туризмны үстерергә теләгән эшкуарлар өчен көндезге һәм онлайн-консультацияләр үткәрә.

Инфраструктура бүлеге белгечләренә консультациягә Туризм буенча дәүләт комитетының кабул итү бүлмәсе +7 (347) 218-17-25 телефонына язып, яки ведомствога социаль челтәрләрдә язып керергә мөмкин.

Фото: сайт правительства РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас