Facebook һәм Instagram популяр челтәрләреннән русиялеләр фото һәм видеоконтентны дискуссияләр мәйданчыгы буларак файдаланды, дип саный УДНТУ социаль һәм сәяси коммуникацияләр кафедрасы мөдире Эдуард Гәрәев. Facebook һәм Instagram сәясәтендә хәзер Украинада махсус операция вакытында рәсми рәвештә русиялеләргә карата көч куллануга өндәүләр рөхсәт ителгән.
"Facebook һәм Instagram - ул фәкать аралашу һәм фотосурәтләрне урнаштыру өчен социаль челтәрләр генә, хәзер ул куәтле, агрессив, усал, ә иң мөһиме - сәяси көч, ул этиканы, гомум кагыйдәләрне, ил законнарын да санга сукмый. Instagram белән беррәттән, Facebook мәгълүмат сугышының төп инструментларына әверелде, - ди профессор. - Бу мәгълүмат сугышында да без әлегә җиңеләбез. Җиңеләбез, чөнки техник ресурслар, яки, яшьләр әйтүенчә, бездә "тимер" аз. Һәм без аларны күбесенчә контрольдә тотмыйбыз. Meta платформаларын блокировкалау закончалыклы – чөнки дөньяда агымдагы вәзгыять һәм Көнбатыш тарафыннан Русиягә каршы җәелдерелгән мәгълүмати сугыш, әйдәп баручы халыкара онлайн-платформалар сугыш кырларына да, коралга да әверелә".
Фото: it-here.ru