+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 март 2022, 14:55

Нәкъ ЦУРда иң төгәл саннар, объектив мәгълүматлар

Украинада хәрби операция башланганнан бирле 2695 турист Башкортстанга кире кайтарыла алган. Алдагы көнне Хургадада тоткарланып калган Уфа туристлары өйгә кайтты. Алар өчен рейсны 7 мартка билгеләгәннәр, әмма ул көнне безнең якташлар сәламәтлеге торышы буенча очмады, социаль челтәрләрдә бу турыда язганнар. Башкортстан ЦУРы республиканың Тышкы икътисади элемтәләр министрлыгына мөрәҗәгать тапшырды. Уфалыларга уртак тырышлык белән Русиягә очып кайтырга ярдәм иттеләр.

Нәкъ ЦУРда иң төгәл саннар, объектив мәгълүматларНәкъ ЦУРда иң төгәл саннар, объектив мәгълүматлар
Нәкъ ЦУРда иң төгәл саннар, объектив мәгълүматлар

Чит илләрдә Башкортстаннан тагын 200гә якын турист кала. Мөстәкыйль сәяхәтчеләр Грециядән, Польшадан, Приднестровьедан һәм Хорватиядән узган атнада өйләренә кайттылар. Туристлардан мөрәҗәгатьләр ЦУР мәгълүмат системасына килә, республика бер ватандашын да ташламаячак.

Донбасстагы кешеләргә ярдәмгә килгәндә, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә ДНРга һәм ЛНРга икенче гуманитар олауны җибәрергә кушты. Ул 18 мартта юлга чыгачак. Исегезгә төшерәбез, беренче партия март башында китте. Халык 75 тонна он, шикәр, үсемлек мае, консерва, җылы әйберләр, шәхси гигиена әйберләрен җыйды.

Бу үзара ярдәм һәм кешеләр миһербанлыгы турында. Хәзер инде тормыштагы башка мәсьәләләр хакында.

Радий Хәбиров төбәктәге эшсезлек торышын игътибарга алырга чакырды. Хәзер республикада мәшгульлек буенча күрсәткечләр ковид чоры башланганчы кадәр кебек. Уфада эшсезләр 31 мең кешегә кимегән. 2021 ел нәтиҗәләре буенча республикада яшәүче 20 132 кеше адреслы социаль ярдәм алды. Хакимият әлеге программаның мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм гамәлдәге шәхси эшкуарларга ярдәм итәргә ниятли.

Соңгы атнада Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны 25 процентка кимеде. Республикада авырулар өчен 1500 ятак әзерләнгән, аларның 59 проценты буш түгел. Коронавирус темасы "Инцидент-менеджмент" системасы аша мөрәҗәгатьләр саны буенча 13нче урында тора - бер атна эчендә 10 хәбәр.

14 мартта үткәрелгән оператив киңәшмәгә сылтама -https://youtu.be/cyTeU1h9qW0

#ЦУРБашкортостана

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас