+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 март 2022, 09:35

Ташкынга әзер булырга кирәк!

Һава температурасының алдагы көннәрдә күтәреләчәге язгы ташкын чорына якынлашуыбызны кисәтә. Аны оешкан төстә ныклы әзерлек белән үткәреп җибәрү максатында Кырмыскалы районында ташкын нәтиҗәләре белән көрәш өчен тәгаенләнгән техниканың әзерлеген тикшерделәр.

Ташкынга әзер булырга кирәк!Ташкынга әзер булырга кирәк!
Ташкынга әзер булырга кирәк!

Агымдагы елда ташкынның көчен төгәл генә фаразлап булмый, шулай да көтелмәгән хәлләргә әзер булуың яхшырак.

Ташкын нәтиҗәләре белән көрәш өчен тәгаенләнгән көчләрнең һәм чараларның смотрында Юл төзү-төзекләндерү идарәсе, 81нче янгын бүлеге, район үзәк дәваханәсе, Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы бүлеге, “Кармаскалинсксельэнерго” җәмгыяте, коммуналь хезмәтләр һәм башка предприятиеләр үзләренең техникасын тәкъдим итте.

Ташкынга әзерлекне район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров тикшерде. Аның нәтиҗәләре буенча язгы ташкын чорында үзләренең бурычларын үтәргә тиешле көчләрнең һәм чараларның торышы бәяләнде, әзерлекне камилләштерү һәм махсус чаралар белән тулыландыру буенча тәкъдимнәр кертелде.

Шулай ук бу көннәрдә 81нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре су басу куркынычы булган авылларда рейдлар үткәрә һәм авыл халкына мондый очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлата. Районда 800дән артык кеше яшәүче 10 авылны су басуы ихтимал.
Махсус хезмәтләрнең эш алгоритмы төзелгән. Ләкин моның кирәге чыкмас, ташкынны имин генә үткәреп җибәрербез, дип ышанасы килә.

Фото: Кырмыскалы районы хакимияте.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас