+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 март 2022, 06:35

Хезмәт базарындагы хәл контрольдә тотылачак

Тармак министрлыгына моны аерым игътибарга алырга кушылды.

Хезмәт базарындагы хәл контрольдә тотылачакХезмәт базарындагы хәл контрольдә тотылачак
Хезмәт базарындагы хәл контрольдә тотылачак
“Росстат” мәгълүматлары буенча, Башкортстанда узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 105,1 процент тәшкил иткән. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. “Бу – югары күрсәткеч. Без беренче тапкыр 400 миллиард сум чиген үттек, инвестицияләр күләме 419 миллиард сум тәшкил итте”, – диде ул.

Ул, шулай ук, Донецк һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәм җыеп җибәрүчеләргә рәхмәт белдерде һәм киләсе конвойны 18 марттан да калмый озату зарурлыгын ассызыклады. Арытаба республика Башлыгы әлеге республикалардан килергә тиешле мәҗбүри күченүчеләрне тиешенчә каршы алырга әзер торырга кушты.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 1700 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле авыруларның гомум саны 262 323 кешегә җиткән. Бу хакта вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Ведомство башлыгы белдерүенчә, соңгы атнада COVID белән авыручылар саны 25 процентка кимегән. Амбулатор дәвалауда бүген 28 927 пациент исәпләнә, дәваханәләрдә –190 кеше, шуларның 28е реанимациядә.
Башкортстанда ковид-авырулар өчен 1500 койка әзерләнгән, шуларның 59 проценты тулы. Төбәктә вакциналау дәвам итә. Беренче прививканы 2 490 986 кеше ясаткан, бу –төбәктә яшәүче халыкның 80 проценттан артыгы, дигән сүз. 2 499 үсмер “Спутник-М” вакцинасы белән прививка ясаткан.
Узган атнада Башкортстанның Ситуацион үзәгенә гражданнардан чит илләрдән кайту мәсьәләләре буенча 90 шалтырату һәм хәбәр килгән. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча министры Маргарита Болычева хәбәр итте. “Әлеге эш башланганнан алып барлыгы 110 мөрәҗәгать керде. Бүген төп проблема булып рейсларны гамәлдән чыгару кала. Безнең туристлар хәтта чит илдән кайтару рейсларына да эләгә алмаган очраклар бар. 110 мөрәҗәгать итүченең 81е әлегә чит илдә кала, шул исәптән 50се – оешкан юл белән киткән, 31е чит илгә үзаллы юлланган турист. Соңгылары – Греция, Польша, Приднестровье һәм Хорватиядән күкрәк балалы әниләр һәм өлкәннәр – узган атнада Ситуацион үзәк ярдәмендә кайтырга чыктылар”, – дип хәбәр итте Маргарита Болычева. 25 февральдән башлап республикага 2695 турист кайткан. Хәзер чит илләрдә 200гә якын кеше кала.
Соңгы өч елда Башкортстанга инвестицияләр күләме 31,3 процентка арткан, шул ук вакытта ил буенча бу күрсәткеч нибары 9,4 процент, дип белдерде беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов. Бу өч елда республика икътисады үсешенә инвестицияләр күләме 150 миллиард сумнан артык тәшкил итте. Рөстәм Моратов ассызыклавынча, катлаулы тышкы конъюнктурага, авыр икътисади шартларга карамастан, 2021 елны Башкортстан инвестицион үсешнең лаеклы нәтиҗәләре белән тәмамлады, инвестицияләр үсеше уңай динамиканы саклап калды. Бу республикага Русия төбәкләре арасында үзләш­терелгән инвестицияләр күләме буенча 11нче урынга күтәрелергә һәм Идел буе федераль округы субъектлары арасында ышанычлы рәвештә икенче урынны саклап калырга ярдәм итте.
Былтыр инвестицион күрсәткечләрнең уңай динамикасына төбәкнең берничә төп тармагы зур өлеш кертте. Алар арасында – эшкәртү секторы, логистика өлкәсе (транспортлау һәм саклау), файдалы казылмалар чыгару, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм калдыкларны үтилләштерү, шулай ук сәүдә һәм төзелеш. “Бу – бик яхшы күрсәткеч, – диде Радий Хәбиров, республикага инвестицияләр җәлеп итү буенча узган ел нәтиҗәләрен шәрехләп. – Тик менә 2022 ел күпкә катлаулырак булачак. Әмма сез хаклы: без бу эшне туктата алмыйбыз. Моның өчен бездә барлык инструментлар да җайга салынган. Шуңа күрә арытаба да тыныч һәм ышанычлы эшләүне дәвам итәбез”.
Башкортстанда адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасы мөмкинлекләрен киңәйтергә ниятлиләр, ул гамәлдәге эшкуарларга да күрсәтеләчәк. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова сөйләде.
Министр белдерүенчә, Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында яшь эшкуарларга ярдәм итү һәм консультация бирү өчен җаваплы кешеләр беркетеләчәк.
Киңәшмә барышында Радий Хәбиров Башкортстанда хезмәт базарындагы хәлне күзәтеп торырга чакырды. “Безгә, һичшиксез, хезмәт базарындагы вәзгыятьне күзәтергә кирәк, зинһар, моңа аерым игътибар итегез. Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эше һәм тулаем икътисад торышы аркасында без эшсезлекнең рекордлы түбән күрсәткечләренә ирештек, әмма хәзер алар үзгәрергә мөмкин”, — дигән борчылу белдерде республика Башлыгы.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас