+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 март 2022, 07:36

Республика Башлыгы грантына гаризалар кабул ителә башлады

Ул бер ай дәвам итәчәк.

Республика Башлыгы грантына гаризалар кабул ителә башладыРеспублика Башлыгы грантына гаризалар кабул ителә башлады
Республика Башлыгы грантына гаризалар кабул ителә башлады

Бүген «Россия» матбугат үзәгендә коммерция карамагында булмаган оешмалар арасында 2022 елгы Башкортстан Республикасы Башлыгы грантларының беренче конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү мәсьәләсе буенча Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фондының матбугат конференциясе узды.
Чара кысаларында Башкортстан Республикасы Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды генеральный директоры Люция Сәйфуллина грантлар конкурсының төп юнәлешләре һәм шартлары, катнашучыларга таләпләр, документларны кабул итү сроклары һәм кагыйдәләре турында сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук республиканың Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фондының конкурс комиссиясе рәисе Ирина Абрамова катнашты, ул 2020-21елларда ярдәм алган проектлар турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасының Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды 2019 елда республика Башлыгы Указы нигезендә оештырылды һәм коммерция карамагында булмаган оешмалар өчен Башкортстан Башлыгы грантларының төбәк операторы булып тора.
2022 елның беренче конкурсы бюджеты 90 миллион сум тәшкил итә.

Заявкалар https://грантыглавы102.рф/ сайтында кабул ителә.

- Заявкалар 12 апрельгә кадәр кабул ителә. Мондый грант федераль дәрәҗәдә дә үтә. Ул аерым категориягә караучы гражданнарга ярдәм итүгә юнәлтелгән. 250 проектка ярдәм ителде инде. Мәсәлән, авыру балаларга ярдәм итү, патриотик юнәлешкә багышланган, инвалидларга ярдәм итүгә нигезләнгән булырга мөмкин ул. Коммерция карамагында булмаган һәр оешма анда катнаша ала. Конкурста катнашу өчен оешма 1 елдан да иртәрәк теркәлгән булмаска тиеш. Оешма нидидер федераль яисә төбәк законнарның берсен алга куеп эшләргә тиеш.
Заявкалар 1 ай кабул ителә, аннары алар техник тикшерү үтә, арытаба экспертлар тикшерә. 14 көн экспертиза үткәннән соң, конкурс комиссиясе үткәрелә һәм шунда җиңүчеләр билгеләнә.
Оешма исеме, юнәлеше, гамәлгә ашыру географиясе, анда эшләүчеләр, вакыты, оешма турында мәгълүмат, аның җитәкчесе күрсәтелергә тиеш.
Без былтыр һәм быел федераль бюджеттан да ярдәм алдык. Быел 101 миллион сум күләмендә булды ул.
Тематикасы төрлеләнде. Былтыр аналарны һәм балаларны яклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, милләтара дуслыкны ныгыту, мәләният, сәнгатьне үстерүгә юнәлтелгән эшләр күп булды, - диде Люция Сәйфуллина.

- Былтыр Уфадан катнашучылар күп булды. Хәззер инде муниципалитетлар да активлаша. Мәсәлән, Гафури районын телгә аласым килә. Сәламәтлекне саклауга багышланган проектлар бик уңышлы булды. Тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау, ишетмәгән һәм сөйләшә алмаучыларга аралашуда ярдәм итү, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган проектлар да нәтиҗәле булды, - диде Ирина Абрамова.

- Бүгенгә 260тан күбрәк проектыбыз бар. Без аларга ярдәм итәбез, озата барабыз. Алар хисап тота. Без аны да җентекләп тикшереп барабыз. Укулар оештырабыз. Анда заявкаларны ничек тутырудан алып, грантларны ничек кулланырга икәнен аңлатабыз. Шулай ук социаль челтәрләрдә дә без һәркемгә ачык. Быел иң зур күләм - 3 миллион сумга кадәр алырга була. Шуңа күрә актив булыгыз, - диде чарада катнашучылар.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас