+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 март 2022, 12:15

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!

18 мартта Уфада Салават Юлаев мәйданында «Торатау» Конгресс-холлы каршында Русия Президенты Владимир Путинның курсына һәм Русия армиясенең Украинадагы махсус операциясенә ярдәм йөзеннән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип аталган зур митинг-концерт була. Исегезгә төшерәбез, элегрәк чараны оештыру идеясен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хуплады.

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!


14:00 сәгатьтә башланачак митингта Elvin Grey һәм «Город 312» поп-рок төркеме чыгыш ясаячак. Аны республиканың җәмәгать эшлеклеләре зур энтузиазм белән каршы алды. Алар арасында — отставкадагы танылган тикшерүче, Башкортстанның атказанган юристы Виктор Гурьев.
«Республика Әфганстан ветераннары берлеге Донбасс һәм Луганск халыкларына, безнең армиягә, илнең баш командующие Владимир Путинга, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка ярдәм итү буенча киңкүләм чара уздыру инициаторы булды.
Барлык битараф булмаган кешеләр бу чарада катнашырга тиеш. Минемчә, бу махсус операция түгел, бу конфликтның ахыры, аңа без түгел, ә Көнбатыш илләре этәрде. Донбасста 8 ел буена Бандера, Шухевичларның дәвамчылары халыкка каршы законсыз гамәлләр кылды.
Алар яңа „Нюрнберг“та үз явызлыклары өчен җавап бирергә тиеш. Безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге, балаларыбызның киләчәге шуңа бәйле», — дип ассызыклады Виктор Гурьев.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Русия һәм Украина һәрвакыт дустанә илләр булды һәм бөтен тарих дәвамында бергә эшләделәр һәм үсештә булдылар.
"Безнең өчен Украина - тугандаш ил, шуңа күрә без халыкларга ярдәм итәргә тиеш. Без бергә булырга тиеш. Шулай ук 18 мартта Уфадан икенче гуманитар конвойны Донбасска җибәрү планлаштырыла, анда безнең оешмадан егетләр колоннаны озату өчен китәргә әзер», — дип ассызыклады Виктор Гурьев.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас