+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 март 2022, 14:30

Донбасска гуманитар ярдәм җыюга кушылучылар арта

Башкортстанда Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм җыюга республика оешмалары зур активлык белән кушылды. Әйтик, кирәк-ярак җыюда Русия Федерациясе Социаль страховкалау фондының Башкортстан Республикасы буенча төбәк бүлеге катнашты. Коллектив бик күп азык-төлек товарларын, көнкүреш химиясен һәм мәктәп кирәк-яракларын китерде.

Донбасска гуманитар ярдәм җыюга кушылучылар артаДонбасска гуманитар ярдәм җыюга кушылучылар арта
Донбасска гуманитар ярдәм җыюга кушылучылар арта

"Без күршеләребезгә - дусларыбызга гуманитар ярдәм җибәрәбез. Анда булган кешеләр өчен бик борчылабыз. Аларга хәзер бик җиңел түгел. Аларга ныклык һәм ышаныч телибез, бу тиздән хәл ителәчәк. Һәм киләчәктә алар тыныч яши алачак. Без һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер», - дип билгеләп үтте Социаль страховкалау фонды җитәкчесе Марат Латыйпов.

Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте дә әлеге хәрәкәткә кушылды. Алар кабул итүнең үзәк пунктына шикәр тапшырды. Ә Башкортстан умартачылык буенча фәнни-тикшеренү үзәге банкаларда һәм кәрәзләрдә бал тапшырды.

Күп санда гуманитар ярдәм республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән китерелде. Бүген Кырмыскалы районының "Бердәм Русия" партиясе бүлекчәсе каршындагы җыелган гуманитар ярдәмне китерделәр.

Гуманитар ярдәм җыю пунктларында һәм үзәк пунктта "Бердәм Русия" волонтерлары ярдәм итә. Студентлар Рузалина Йосыпова һәм Чулпан Гыйләҗева укудан соң һәр көнне шәхси гигиена продуктларын һәм чараларын фасовкалауда булышалар.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас