+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 март 2022, 11:20

ЦУР: Туристик кешбэкка кушылыгыз!

Башкортстанның җиде шифаханәсе 15 марттан "Ростуризм" яңадан тергезгән туристик кешбэк программасына кушылды. Аның буенча Русия буенча юллама бәясенең 20 процентын кире кайтарырга мөмкин, әмма 20 000 сумнан да артык түгел.

ЦУР: Туристик кешбэкка кушылыгыз!ЦУР: Туристик кешбэкка кушылыгыз!
ЦУР: Туристик кешбэкка кушылыгыз!



Туристик кешбэкның нәрсә икәнлеге һәм программаның ничек эшләве турында Башкортстан ЦУРы "Сәлам" программасында Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фаткуллин сөйләде.
Башкортстанда туристик кешбэк программасының яңа сезонында җиде туроператор, 25 кунакханә һұм ял базасы, «Якты Күл», «Карагай», «Йоматау», «Каенлык», «Красноусол», «Зеленая роща», "Ассы" шифаханәләре катнаша. Исемлек якын арада тулыландырылачак.

Үткән елда программадан 1,7 миллион тирәсе русияле файдаланган, алар ял итүгә 34 миллиард сум тотынган, шуларның 6,7 миллиард сумы кешбэк рәвешендә хуҗаларына әйләнеп кайткан. Быел программаның беренче этабында аннан 800 мең кеше файдаланган, турларның гомум суммасы 15 миллиард сум тәшкил иткән, гомум кешбэк – 2,9 миллиард сум.

Юллама бәясенең бер өлешен кайтару өчен аны быел 1 майга кадәр сатып алырга кирәк, аннары шушы елның 15 мартыннан 1 июленә кадәр, ягъни җәйге сезон башланганчы сәяхәткә барырга мөмкин.

Нәрсә сайларга? Туроператорларның самолетта очу, тимер юлда яисә автобуста йөрү һәм яшәү, поездда яисә кунакханәләрдә төн куну; классификацияләнгән күмәк урнашу урыннарында яшәү (аларга кунакханәләр, шифаханәләр, пансионатлар, парк-кунакханәләр, ял базалары, кунакханә һәм сәламәтләндерү комплекслары керә). Шуны да исәпкә алырга кирәк: кунакханәдә, отельдә һәм шифаханәдә минималь яшәү - ике төн.

Программада катнашучы круизларга навигация ачылганнан алып 30 июньгә кадәр барып җитәргә мөмкин.15 марттан 1 майга кадәр сатып алырга мөмкин булган сәяхәтләрнең саны чикләнмәгән. Программада Русиянең барлык төбәкләре дә катнаша. Кешбэкны алу шартларының берсе - түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән "Мир" картасы белән түләргә кирәк. Кэшбэк картага биш көн эчендә кайтачак.

Турны Русия буенча сәяхәтләр сайты аша сатып алырга кирәк, шунда ук программа шартларын һәм катнашучылар исемлеген ачыкларга мөмкин. Кунакханәләр исемлеге белән шулай ук классификация-туризм.РФ сайтында танышып була.

"Кайнар линия":
8 800 444-31-27 (туристлар һәм операторлар өчен);
8 800 200-34-11 (программада катнашу шартлары буенча);
8 800 100-54-64 (әгәр дә акча кире кайтарылмаса).

Фото: скриншот видео

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас