

Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә хәбәр итә:
"Объектта барлыгы 2 489 кеше һәм 357 берәмлек техника һәм җиһазлар җәлеп ителгән. Без төзелешне, бик озын тәнәфестән соң, 2020 елның 1 февралендә башлап җибәрдек. Хәзерге вакытта Көнчыгыш чыгу юлы 38 процентка әзер. Төзүчеләр күпернең пролет конструкциясен күтәрүнең беренче этабын төгәлләде, Көньяк һәм Төньяк автоюл тоннельләрендә эшләр бара, кыскасы, барысы да график буенча. Темпларны киметмибез, гәрчә моңа объектив алшартлар булса да.
Якын арада нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, проект бәясенә кабат экспертиза узарга, хәзерге шартларда ул төзелеш материалларына бәяләр арту сәбәпле артачак. Икенчедән, кирәкле материалларны өзлексез китерүгә ирешү. Хәзер республика Русия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерли – җитештерүчеләр илнең эре инфраструктур проектлары өчен төзелеш материалларын фиксацияләнгән бәяләрдән җибәрү мөмкинлеген карауны сорыйбыз. Хәл итәсе башка мәсьәләләр дә бар.
Көнчыгыш чыгу юлының тарихы озын һәм катлаулы, әмма бу - республика һәм башкала өчен бик мөһим объект. Без Караидел елгасы аша тоннель һәм күпер төзеп кенә калмыйбыз, җитди проблемаларны да хәл итәбез. Транзит агымнарын алып, шәһәрнең төп артерияләрен бушатабыз. Уфа аръягына турыдан-туры юл салабыз, аның үсеше элек транспорт үтемлелеге начар булу сәбәпле тоткарланды. Ике ел элек без төзелешне яңадан башлап җибәргәч, башка беркайчан да туктатмаячакбыз, дидек. Шулай булыр да. Алга барабыз".