+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 март 2022, 16:05

Кризиска каршы штаб утырышы узды

Кризиска каршы штаб утырышында санкцияләр шартларында сәнәгать һәм кулланучылар базары үсеше турында фикер алыштылар.

Кризиска каршы штаб утырышы уздыКризиска каршы штаб утырышы узды
Кризиска каршы штаб утырышы узды


17 мартта икътисадка ярдәм итү һәм аның тотрыклылыгын тәэмин итү буенча республика Кризиска каршы штабының дүртенче утырышы булды, анда санкцияләр шартларында сәнәгатьне һәм кулланучылар базарын үстерү мәсьәләләре каралды. Утырыш Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә узды. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге шартларда төп бурыч – сәнәгатьтәге вәзгыятьне контрольдә тоту.
– Без соңгы елларда яхшы үсеш алдык. Узган ел республикада сәнәгать җитештерүе индексы 107,5 процент тәшкил иткән. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән 2 процентка артыграк, бу республиканың яхшы потенциалы турында сөйли. Шуңа күрә тышкы факторлар начарлануны исәпкә алып, безнең бурыч – ситуацияне контрольдә тоту. Бу сәнәгать потенциалы, продукция генә түгел, эш урыннары да, – дип ассызыклады Премьер-министр.
Андрей Назаров сүзләренә караганда, Башкортстанда әле өч ел элек үк «Сәнәгать патриотизмы»ның өстенлекле юнәлеше билгеләнгән.
– Бездә система барлыкка китерүче эре предприятиеләр белән квартал саен ведомствоара комиссияләр режимында диалог оештырылды, анда аларны алга таба үстерү мәсьәләләре хәл ителә. Без уртак предприятиеләребезнең бу эре корпорацияләрнең импортны алыштыру продукциясе реестрында мөмкин кадәр күләмдә тәкъдим ителүен күрәбез,-диде Премьер-министр.
Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев аңлатып үткәнчә, федераль дәрәҗәдә Русия икътисадының система барлыкка китерүче оешмалары исемлеге расланган, аңа республиканың 19 сәнәгать предприятиесе керә. Структур бүлекчәләрне исәпкә алып, бу сан 42. Әлеге исемлеккә кертү федераль дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итәргә мөмкинлек бирә. Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан әлеге исемлеккә тагын 10 предприятиене кертү турында тәкъдимнәр җибәрелде. Андрей Назаров республикада чит ил комплектлауларына бәйле эшкәртү производстволары өчен яңа агымнар барлыкка килүен билгеләп үтте. Республиканың җиңел сәнәгать һәм урман эшкәртү предприятиеләренә квартал саен ярдәм итү турында карар кабул ителде. Бу тармак шулай ук әйләнештәге акчаны тулыландыруга мохтаҗ. Икенче мәсьәлә - республиканың кулланучылар базарындагы вәзгыять буенча, сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев ике төп бурычны билгеләде: беренчесе - товарларга кытлыкны булдырмау, икенчесе – бәяләр үсешен контрольдә тоту.
Бу бурычларны хәл итү өчен Башкортстанда ваклап сату бәяләрен мониторинглау үзәге булдырылды, аңа монополиягә каршы хезмәт һәм башка министрлыклар керә. Андрей Назаров бәяләргә даими мониторинг үткәрүне дәвам итәргә, товар кредитлары һәм салым, аренда ташламалары бирү мөмкинлеген карарга кушты. Моннан тыш, сәүдә әйләнеше зур булмаган авыл җирендә, бигрәк тә җиргә ставкаларны киметү мөмкинлеген эшкәртү йөкләтелде. Шулай ук сәүдәне оештыруның башка вариантларын, шул исәптән мобиль ярминкәләрне дә карарга тәкъдим ителде, алар җитештерүчедән сатып алучыга юлны кыскартырга ярдәм итәчәк.
 
Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас