+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
17 март 2022, 13:00
Митинг-концерт республика телевидениесенең туры эфирында күрсәтеләчәк
18 мартта Кырымның Русия белән кушылуына сигез ел тулу уңаеннан Уфада Конгресс-холл каршындагы мәйданда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" митинг-концерты узачак.
Митинг-концерт республика телевидениесенең туры эфирында күрсәтеләчәк
2014 елда бу көнне Кырымда һәм Севастопольдә бөтенхалык референдумы үткәрелгәннән соң, Русиягә тарихи яктан үзенә караган территорияләр рәсми рәвештә кире әйләнеп кайтты.
Җәмәгать эшлеклеләре башлангычы буенча митинг-концерт шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итүгә багышлана. Митингта катнашучылар шулай ук ил Президенты Владимир Путинның курсына һичшиксез теләктәшлек белдерәчәк. Уфадагы чара «Zа мир!», «Zа Россию!», «Zа Президента!» лозунглары астында узачак. Анда танылган җәмәгать һәм сәяси эшлеклеләр катнашачак. Тамашачыларны шулай ук эстрада йолдызлары концерты көтә, аның хедлайнерлары Elvin Grey һәм «Город 312» төркеме чыгыш ясаячак.
Башкортстан халкы республика телевидениесенең туры эфирында зур митинг-концертны карый алачак. Трансляцияне БСТ телеканалы оештыра. Моннан тыш, эфир «Башкортстан 24», «Сәләм» телеканаллары тамашачыларына, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә түбәндәге сылтама буенча да күрсәтеләчәк:
https://vk.com/wall-27097047_288651
трансляция 13: 55 сәгатьтә башлана.
Фото: Башинформ
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"