Штаб составына төбәк Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары, шулай ук кайбер оешмалар вәкилләре керде. Штабны республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләде.
Мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итүне тәэмин итү өчен оператив штаб составында Русия Президентының «Русия Федерациясендә социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү һәм халыкны яклау чаралары турында»гы указы белән билгеләнгән эшчәнлекнең конкрет юнәлешләре буенча проект офислары төзеләчәк. Проект офисларын республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасарлары җитәкләячәк.
Оператив штаб утырышлары атнага ике тапкыр узачак.
– Хәзер безнең ил тирәсендә моңа кадәр күрелмәгән вәзгыять күзәтелә. Шуңа күрә без сезнең белән эшебезнең структурасын һәм характерын үзгәртергә тиеш, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Санкцияләргә каршы көрәш һәм икътисади тотрыклылыкны саклап калу өчен безнең төп идарә коралы шушы штаб булачак.
Искәртеп узабыз, 16 мартта Русия Президенты Владимир Путин ил төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, төбәк башлыкларының өстәмә вәкаләтләре турындагы указга кул куйды, аларга икътисади үсешне тәэмин итү буенча оператив штаблар булдырырга һәм шәхсән бу эшне җитәкләргә кушты.
– Хәзер бик күп нәрсә федерация субъектлары җитәкчеләренең башлангычына, аларның җаваплылыкны үз өстенә алырга әзерлегенә бәйле, - дип ассызыклады Владимир Путин. - Алар гражданнарга, икътисадка, социаль өлкәгә ярдәм итү буенча, урыннардагы хәлнең реаль торышыннан чыгып, тиз арада карарлар кабул итә алачак.
Фото: glavarb.ru