+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 март 2022, 16:25

ЦУР: Чуп-чап чыгарылырга тиеш!

Контейнер мәйданчыгы каршындагы кар таулары һәм парковкаланган машиналар - чүп-чар чыгарылмауның ике төп сәбәбе. Февраль аенда Башкортстанның «Инцидент-менеджмент» системасы каты көнкүреш калдыкларын чыгару темасына 146 мөрәҗәгать теркәгән (2021 елның февралендә 83 мөрәҗәгать булган). Уфа, Нефтекама, Белорет, Бөре Һәм Борай районнарында яшәүчеләрдән иң күп шикаять килгән.

ЦУР: Чуп-чап чыгарылырга тиеш!ЦУР: Чуп-чап чыгарылырга тиеш!
ЦУР: Чуп-чап чыгарылырга тиеш!


Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә каты көнкүреш калдыклары өлкәсендәге проблемалар турында сөйләштеләр. Бу системалы проблемалар, һәм эш монда санда түгел. Шикаятьләр барлык юнәлешләр буенча да аңлашыла бүген.
Аерым алганда, чистартылмаган кар. Чүпне һәрвакытта да чыгармыйлар, чөнки төбәк операторы моны кар өеме аркасында эшли алмый. Мәсәлән, Ишембай районының Бәрдешле авылында чүп-чар бер айдан артык чыгарылмаган, дип яза халык. Кайчагында юл ачканнар, тик мәйданчыкка юл чистартылмаган - бакларны эшчеләргә күтәреп чыгарырга туры килә, вакыт күбрәк китә, график бозыла, кайчагында икенче көнгә күчә.
«ТКО - Башкортстан» системасы мәгълүматлары буенча, 1 марттан 13 мартка кадәр каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча 7 меңгә якын хокук бозу очрагы ачыкланды. Төбәк операторлары гаебе белән 2 967 шундый очрак теркәлгән, ягъни гомум санның 42 проценты.

Хәзер халык җаваплылыгында булган нәрсәләр турында.

Бакча ширкәтләрендә чүп-чар чыгару. Республиканың 1300 бакча ширкәте арасыннан төбәк операторлары белән килешүләр - нибары яртысында гына. Димәк, 600дән артык ширкәтнең контейнер мәйданчыклары юк, стихияле чүплекләр шуннан килә. Проблемалы район - Уфа. Биредә ширкәтләрнең бары тик 31 процентында гына чүп-чар чыгаруга килешүләр төзелгән. Күп кенә бакчачылар ике урында - бакча участогы һәм фатир өчен түләргә тиеш түгел, дип саный. Тик без анда да, монда да чүп-чар чыгарабыз.

Контейнер мәйданчыгына якын куелган автомобильләр. Уфада М. Горький урамы буенча 68нче йорт янында шундый күренеш. Баклар шыгрым тулы, чүп-чар җирдә аунап ята. Парковкаланган машиналар махсус техникага ишегалдында борылырга комачаулый.

Контейнерларга нәрсә ташлыйлар? Анда сыеклык та агызалар. Сыек калдыклар бакта туңа, контейнерлар ярыла, яраксызга чыга. Бу хәл Белоретның Төньяк урамында булган. Яңа бак урнаштырганнар, әмма кемдер анда да сыек калдыкларны чыгарган. Контейнерны көннәр җылыткач кына бушатырга мөмкин. Шуңа күрә мәйданчыкны әлеге адрестан күчерергә туры килде.

Халыкның шикаятьләрен анализларга һәм каты көнкүреш калдыклары өлкәсендәге проблемаларны ачыкларга Башкортстан Республикасына идарә итү үзәге системасы булыша. Барлык мөрәҗәгатьләр Экология министрлыгы, төбәк операторлары, муниципалитетлар аша уза. Халык сорауларының бер өлеше хәл ителгән, бер өлеше - эштә, фокус-төркемнәргә чыгарырга туры киләчәк.

Хәзер көн тәртибендә - алда торган өмәләр һәм ташкын. Төбәк операторларына муниципалитетлар белән бергә бу чорда чүп-чарны өзеклексез чыгаруны тәэмин итәргә, су басу очрагына запас контейнер мәйданчыкларын алдан билгеләргә кушылды. Иң аянычы - суда йөзүче калдыклар. Мондый хәл булырга тиеш түгел, дип катгый билгеләде Андрей Назаров.

#ЦУРБашкортостана #вывозТКО

Фото: ia41.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас