

Республиканың иң эре инфраструктура проекты дәүләт-хосусый партнерлык принципларында 33,5 миллард сумга бәяләнә. Ул 1,2 километр озынлыктагы тоннель төзелешен төгәлләүне күздә тота, аны 1992 елда ук сала башлаганнар иде инде. Шулай ук Караидел елгасы аша 2,65 километр озынлыктагы күпер һәм 10 километр озынлыктагы автомобиль юлы төзелә.
Көнчыгыш чыгу юлы Уфаның үзәк өлешен М-5 «Урал» федераль трассасы белән тоташтырачак. Бу Башкортстан башкаласының транспорт инфраструктурасын, М-5 «Урал» һәм М-7 «Идел» трассалары арасындагы автомобиль юлларын сизелерлек яхшыртачак.
- Көнчыгыш чыгу юлының тарихы озын һәм катлаулы, әмма бу - республика һәм башкала өчен бик мөһим объект. Без Караидел елгасы аша тоннель һәм күпер төзеп кенә калмыйбыз - җитди проблемаларны хәл итәбез, - диде Радий Хәбиров. - Транзит агымнарын алып китеп, шәһәрнең төп артерияләрен бушатабыз. Караидел елгасы аръягына турыдан-туры чыгу юлы барлыкка килә, аның үсеше элек транспорт уңайлылыгы начар булу аркасында тоткарланган. Ике ел элек төзелешне яңарткач, без үзебезгә аны беркайчан да туктатмаячакбыз, дип әйттек. Шулай булыр да. Алга таба хәрәкәт итәбез.
Көнчыгыш чыгу юлы 38 процентка әзер. Объектка 2 489 кеше, 357 берәмлек техника һәм җиһазлар җәлеп ителгән. Барлык эшләр дә графикка туры китереп башкарыла.
- Якын арада нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, проект бәясенә кабат экспертиза үткәрергә, хәзерге шартларда ул төзелеш материалларына бәяләр арту аркасында үсәчәк. Икенчедән, кирәкле материалларны өзлексез китереп торуга ирешергә. Хәзер республика Русия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерли. Русия җитештерүчеләре илнең иң эре инфраструктура проектлары өчен билгеләнгән бәяләр буенча төзелеш материаллары җибәрүне сорыйбыз. Хәл ителергә тиешле башка мәсьәләләр дә бар, - диде Радий Хәбиров. - Темпны киметмибез. Көнчыгыш чыгу юлын без, планлаштырганча, 2023 елның ахырында - 2024 елның беренче кварталында эшләтеп җибәрәчәкбез.
Фото: glavarb.ru