Объект Уфаның көньяк өлешендә төзелә. Бинаның гомум мәйданы - 13 мең квадрат метр. «Башгражданстрой» трестының генеральный директоры Марат Әхмәдуллин эшләрнең яртысыннан күбрәге башкарылуын әйтте. Корпуслар, административ биналар әзер инде. Тәрәзәләр, түбә, тышкы яктырту системасы монтажланган. Стеналар күтәрелгән, идәннәр әзер. Газ казанлыгы урнаштырылган, җылы бирелгән. Территория өлешчә төзекләндерелгән.
Төзелеш-монтаж эшләре (җиһазларны сатып алуны исәпкә алып) 517,7 миллион сумга башкарылган. Уфа хосписын төзүнең гомум бәясе 1 миллиард сумнан артып китә. Стационар 60 койкага исәпләнгән, шуларның 20се - балалар өчен. Ата-аналар һәм туганнар өчен аерым кунак бүлмәләре каралган. Проект нигезендә, һәр палатаның урамга чыгу юлы аерым булачак. Учреждение территориясендә йөрү өчен зоналар һәм балалар өчен адаптив мәйданчык барлыкка киләчәк.
Уфа шәһәренең инвестицион-төзелеш комитеты генеральный директоры Марат Касыймов хосписта җылылык һәм уңайлылык атмосферасы тудырырга тырышуларын билгеләп үтте. Бу - кеше гомеренең соңгы көннәрен, туганнары һәм якыннары белән аралашып, куркусыз үткәрә алачак йорт булачак.
Башкортстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, булачак хоспис персоналын паллиатив ярдәм күрсәтүгә сайлап алу һәм әзерләү эшенә керешкәннәр инде.
Радий Хәбиров өлкәннәр һәм балалар палаталарының эчке бизәкләү эшләренең проект чишелешләрен бәяләде, бизәкләү материалларының үрнәкләрен карады. Республика җитәкчесе тагын бер кат биредә бары тик иң сыйфатлы материаллар һәм иң яхшы җиһазлар гына кулланылырга тиешлегенә басым ясады.
– Бездә уникаль проект буенча матур һәм заманча хоспис барлыкка килә. Ул әлегә бердәнбер. Һәм без киләчәктә башка төбәкләр белән проект белән уртаклашырга әзер, - диде Радий Хәбиров. - Биредә авыру өлкәннәр һәм балалар өчен барлык шартлар да тудырылачак. Аларны кайгыртучанлык, игелек һәм җылылык чолгап алачаклар. Хосписка кешеләр бик авыр хәлдә килә. Кайберәүләр өчен ул соңгы сыену урыны булырга мөмкин. Үзләренең авыру балаларыннан бер минутка да өзелә алмаган әниләрнең биредә аларны белгечләр тәрбиясендә калдыру һәм бераз ял итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Әлеге объектка үз осталыгын һәм күңелләрен салган төзүчеләргә рәхмәт белдерәм. Хоспис төзелешенә акча күчергән кешеләргә зур рәхмәт. Ә без аны төзеп бетерәчәкбез.
Фото: сайт главы РБ