+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
18 март 2022, 05:35
Бүген Конгресс-холл каршындагы мәйданда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" дигән зур митинг-концерт узачак
Бүген, Кырымның Русия белән яңадан берләшүенең сигезенче еллыгында, Уфадагы Конгресс-холл каршындагы мәйданда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" дигән зур митинг-концерт узачак. Бу көнне 2014 елда Кырымда һәм Севастопольдә бөтенхалык референдумын уздырганнан соң Русиягә аның тарихи булган территорияләре әйләнеп кайтты.
Бүген Конгресс-холл каршындагы мәйданда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" дигән зур митинг-концерт узачак
Иҗтимагый эшлеклеләр башлангычы буенча митинг-концерт, шулай ук, Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Русия Кораллы Көчләренә, Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә ярдәм итүгә багышланачак, аларның бәйсезлеген Русия 2022 елның 22 февралендә таныды. Митингта катнашучылар, шулай ук, ил Президенты Владимир Путин курсын берсүзсез хуплавын күрсәтәчәк.
Уфадагы чара «Zа мир!», «Zа Россию!», «Zа Президента!» лозунглары астында узачак. Анда танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре катнашачак. Тамашачыларны, шулай ук, хедлайнерлары Elvin Grey һәм «Город 312» төркеме булган эстрада йолдызлары концерты көтә.
Митинг 14.00 сәгатьтә башлана.
Башкортстан халкы республика телевидениесенең туры эфирында зур митинг-концертны карый алачак. Трансляцияне БСТ телеканалы оештыра. Моннан тыш, эфир «Башкортстан 24», «Сәләм» телеканаллары тамашачыларына, шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендә түбәндәге сылтама буенча да күрсәтеләчәк:
https://vk.com/wall-27097047_288651
Трансляция 13:55 сәгатьтә башлана.
Фото: Башинформ
Автор:
Фануз Хабибуллин
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"