+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 март 2022, 10:50

"Без тугандаш халык яклы!"

Бүген Кырымның Русия составына кайтуына сигез ел тулу уңаеннан Уфада яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар активистлары патриотик автойөреш оештырды.

"Без тугандаш халык яклы!""Без тугандаш халык яклы!"
"Без тугандаш халык яклы!"


- Башкортстан волонтерлары да акциядән читтә кала алмады. Без тугандаш халык яклы, һәм шуңа күрә без бүген монда, - дип уртаклашты республика Волонтерлар хәрәкәте үзәгенең бүлек башлыгы Денис Асфин.

Автойөреш алдыннан патриотик җырлар башкару һәм #ZаНаших дип язылган наклейкалар тарату флешмобы үтте.

- Бу иҗтимагый оешмалар башлангычы буенча үткәрелә торган беренче генә автойөреш түгел һәм катнашучылар саны елдан-ел арта. Бүген - безне рухландыручы вакыйга. Барысы да 2014 елны һәм Кырымның Русия составына кайткан тарихи мизгелне хәтерли. Без Президентыбызның кыю карарын һәм безнең Кораллы Көчләребезне хуплыйбыз, аларга хәзер бик җиңел түгел, - дип сөйләде «Патриотлар» хәрәкәте җитәкчесе Ринат Хәбиров.

#Zабашкортостан #ZаРоссию #ZаРодину

 #Zабашкортостан #Уфа  #СвоихНеБросаем



Фото: Валерий Шахов

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас