

Бүгенге көндә машинасыз бигрәк авыр, баланы бакчага илтәсе, олысын мәктәптән каршы аласы, түгрәкләргә озатасы, авылга кайтасы, бакчага барасы — барысына да “тәгәрмәч” кирәк. Хатынның минем булдыксызлыкны, юньсезлекне искә алмаган көне сирәк. Аңа ачуланып булмый, дөресе шул. Балыкка чыгып киткән көнне дә кисәтеп әйтте: “Рульдәсең, Рәхим, эчәсе-фәлән булма!” — диде.
Бер машина белән киттек балыкка. Балык тоту бер сәбәп кенә иде. Дөресрәге, барганда, берәр чуртан тотып кыздырырбыз, дигән теләк бар иде, ә инде су буенда “поляна” корып, анда төрле кабымлыклар янына “акбаш”лар” менеп кунаклагач, балык үзеннән-үзе онытылган. Гапләшеп утырып, ару гына салынган, таң сызылганда гына йоклап киткәнбез. Төштән соң иптәшләребезнең берсенә эшкә иде, кайтырга кирәк. Ул мине селкетеп, торгызып утыртты — әле айнып түгел, исереп тә җитмәгәнмен, ә ул кайтырга кодалый. Чәй кайнатып эчү дә, “баш төзәтеп” алу да ярдәм итмәде, тагы да ныграк исердем, аяклар йомшарды, баш эшләми, авыз ачыла — йокы баса. Басудан чыкканчы машинаны да ару гына бәргәләдем, чокыр-чокырларны күрмим, артка биргәндә, бер усак белән “сөзешеп” алдык. Кыскасы, трассага чыгу белән безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Юлны иңләп-буйлап килгән машина аларның игътибарын бик тиз җәлеп иткән.
Нәтиҗәдә, автомобиль штрафстоянкага китте, миңа штраф һәм озак еллар җәяү йөрергә “рекомендация” бирелде — “права” белән хушлаштым. Эшкә ашыккан “дустым” полиция хезмәткәренең ипи шүрлегенә менеп төшеп, аны бер тәүлеккә ябып та куйдылар. Кыскасы, айныганда буласы эш булган иде инде, төзәтеп, кире кайтарып булмый. Өйгә кайтып керүе бик авыр булды, хатынның ачулы йөзен күрмәс өчен әллә нәрсәләр эшләргә әзер булырсың! Ачуы аңлашыла, шәһәр читендә яшибез, машинасыз ике кулсыз, дигәндәй. И балалар интегә, и хатын бичара интегә.
Үземнең дә пычракта, салкында, буранда җәяү йөрисе килми, нишлисең инде үзем гаепле.
Минем кебек руль артына эчкән килеш утырырга яраткан ирләргә шуны әйтәсем килә: ялгышмагыз. Мин әле Ходайга рәхмәт укып бетерә алмыйм: ярый шунда берәр кешенең өстенә менмәгәнмен, берәр баланы таптатмаганмын, каршы килгән машиналар белән бәрелешмәгәнмен. Бу хәлләрдән котылып булмас иде. Ярый әле трассага чыгу белән туктатканнар. Эчтән генә шушылар турында уйлыйм да тәүбә итәм, “права”ны алсам, эчкән килеш руль артына беркайчан да утырмаячакмын.
Юлда аварияләр болай да күп, әле юлның начарлыгы, әле һава торышы сәбәпче, әле машина ватылып, шундый бәхетсезлекләр була тора. Ә инде эчеп руль артына утыру — монысы бары тик безнең җавапсызлык, үзеңне генә түгел, башкаларның гомерен дә куркыныч астына кую. Эчмик, кеше гомерләре белән уйнамыйк.
Рәхим Сарбаев.
Нефтекама шәһәре.