

Бер чакрымга якын озынлыктагы колонна «Нефтяник» стадионы янындагы автостоянкадан старт алды, Октябрь проспекты, Октябрьнең 50 еллыгы, Цюрупа, Зәки Вәлиди, Яр буе, Генерал-губернатор Перовский урамнарыннан Уфа амфитеатры парковкасына кадәр барды. Аннары активистлар 14.00 сәгатьтә Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда башланган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» митинг-концертына кушылды.
Автойөрештә республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән диярлек патриотик, яшьләр, спорт иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Чараны оештыручыларның берсе, «Патриот» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Ринат Хәбиров әйтүенчә, акциядә катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Бүген 150гә якын машина планлаштырылган маршрут буенча узды.
«Бүген монда битараф булмаган кешеләр бик күп, алар - республиканың иҗтимагый оешмалары активистлары, төрле гаскәрләр ветераннары, Диңгезчеләр җыены вәкилләре һәм гади халык. Шул рәвешле без Президентыбыз Владимир Путинның карарын хупларга телибез. Ул - бик батыр кеше. Минемчә, мондый карарны һәркем кабул итә алмас иде, әмма карар бик нигезле, уйланылган һәм үз вакытында кабул ителде. Без, шулай ук, безнең азатлыкны һәм бәйсезлекне геройларча яклаучы, илебез территориясендә ихтимал булган сугышны булдырмый калган егет-кызларга ярдәм итү мөһим дип санадык. Украинаны без бик яратабыз, минем үз тамырым украинныкы, һәм мин денацификация узгач, анда бик яхшы тормыш булыр һәм без алар белән дус булачакбыз дип өметләнәм», — дип сөйләде Ринат Хәбиров «Башинформа» корреспондентына.
Чарада хәрби хезмәткәрләр дә катнашты. Алар арасында Әлшәй районының Раевка авылыннан чик буе хезмәте ветераны Сергей Нагаец та бар иде. Акциягә теләктәшлек күрсәтүне ул үз бурычы дип саный. "Мин 22 ел Таҗикстан-Әфганстан чигендә хезмәт иттем, шуның дүрт елын - Әфганстанда. Ул чакта безнең өчен Советлар Союзы мәнфәгатьләрендә көрәшүебез бик мөһим иде. Хәзер мондый ярдәм Украина хәрбиләренә кирәк, алар безнең үзләре белән янәшә булуыбызны белсеннәр иде. Бу алар өчен дә, безнең өчен дә бик мөһим», — дип белдерде ул махсус операциядә катнашучыларга.
Аның чик буе гаскәрләре буенча хезмәттәше Раван Зиннәтуллин да патриотик автойөрештә катнашуны һәм Кырым белән кушылуга үз хуплавын белдерүне мөһим дип санады. Автойөрештә катнашырга карар итеп, актив патриотик позициясен Межгорье шәһәренең гүзәл затлары да күрсәтте.
Шуны да искәртик: Кырымның илебез составына кайтуы еллыгы уңаеннан акцияләр бүген Русиянең башка шәһәрләрендә дә уза. Ә социаль челтәрләрдә #Zабашкортостан #ZаРоссию #ZаРодину хештеглары белән бастырылган хәбәрләр артканнан-арта.
#Zабашкортостан #ZаРоссию #ZаРодину
#Zабашкортостан #Уфа #СвоихНеБросаем
Фото: Валерий Шахов.