Биредә эшкуарларга әлегә кадәр булган һәм яңа ярдәм чаралары буенча консультацияләр бирү өчен яңа тәрәзә өстәлгән. Премьер-министр консультантларга сораулар бирде һәм шул ук вакытта хезмәт күрсәтелгән эшкуар белән дә аралашты.
Шул турыда ул социаль челтәрләрдә пост язып калдырган:
“Кыскасы, эш җайга салынган, халыкка мәгълүмат бирү бара, ләкин ул тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, берничә моментны эшләп бетерергә куштым. Бизнес проблемаларын без ишетәбез һәм аларны хәл итәргә булышабыз. МФЦ офисларындагы консультацияләргә, әйтеп үткәнебезчә, бизнес-берләшмәләрне тоташтырдык. 62 төр хезмәт буенча алар ярдәм итәргә әзер. Бу мәсьәлә четерекле булса, алар аны Республика белән идарә итү үзәге белгечләре һәм төбәк ведомстволары белән бергә эшкәртә. Шуңа күрә эшкуар бу мәсьәләнең төгәл хәл ителәчәгенә ышана ала", - дип язган Андрей Назаров.
Фото: rb7.ru