

(Телефоннан сөйләшә-сөйләшә Тетәбикә килеп керә).
Тетәбикә: Әү, улым, әү! Ярар, балам, борчылмабыз. Аңладым. (Еракка карап). Ә, әнә, әтиең кайтып килә, тәрәзәдән күрдем! Нидер күтәргән бит, әй! Янчыгы зур гына! Димәк, тапкан бит шикәр! Ай, маладис! Ярар, улым, пока!
(Тетәбикә шатланып, үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә Гаделҗанны көтә. Буш кул белән Гаделҗан килеп керә).
Гаделҗан: Ай, арыдым, карчык... Уф... (Утыргычка барып утыра).
Тетәбикә: Бәй, бәй... Кая янчыгың? Уф, әллә урладылармы безнең шикәрне, картыкаем? (Гаделҗан янына килеп утыра).
Гаделҗан: Ни сөйлисең, карчык, нәрсә урласыннар? Ярты Уфаны йөреп чыктым, шикәр бер җирдә дә юк!
Тетәбикә: Ничек инде! Яңа тәрәзәдән күрдем, зур янчык белән кайтып килә идең... Тукта, тукта, әллә син миннән нидер яшерәсеңме?..
Гаделҗан: Уф... Әйдә, картайган көндә бер-беребездән көнләшә, шикләнә башлыйк тагын...
Тетәбикә: Соң үз күзләрем белән күрдем бит күтәренеп кайтып килгәнеңне!
Гаделҗан: Дөрес күргәнсең, карчык. Күзләрең дә әйбәт күрә, шөкер.
Тетәбикә: Ни күтәреп кайттың соң, әйт!
Гаделҗан: Ни булсын! Подгузниклар!
Тетәбикә (учлары белән битен тотып): Айй... Подгузниклар?.. Картыкаем... Нигә кирәк безгә алар? (Гаделҗанның маңгаен тотып карый). Син үзеңне ничек хис итәсең, карт? Заманы да акылдан яздырырлык шул....
Гаделҗан: Ну, бу хатын-кызны! Бер сүз әйтеп бетерә алмыйсың, мең сүз белән җавап биреп, ниндидер булмаган нәтиҗәләр дә ясап куя! Борчылма, үз акылымдамын. Күрше Илгизне очраттым. Күп итеп подгузниклар күтәреп, даруханәдән чыгып килә. Ул минем кулларның буш булуын күреп, алып кайта торырга кушты.
Тетәбикә: Әәә... Теге күптән түгел игезәк балалары туган Илгизләрне әйтәсеңме? Бәй, ул типсә тимер өзәрдәй яшь ир синнән, карт кешедән әйберен күтәртеп кайтарамы? Менә сиңа мә! Үзенә ни булган?
Гаделҗан: Үзе “Макдональдс”ка чиратка басып калды...
Тетәбикә: Теге бургерлар сата торган җиргәме? Анда да чиратмыни?
Гаделҗан: Ооо! Андагы чиратны күрсәң! Әйтерсең, җир йөзендә бер тамчы ризык калмаган һәм кешеләр шул “соңгы” бургерларны алырга ашыга...
Тетәбикә: Аңлат әле юньләп! Анда нигә чират?
Гаделҗан: Ул “Макдональдс” дигәннәре иртәгәдән ябыла икән. Бургер яратучылар шуңа аны ашап калырга ашыга...
Тетәбикә: Шулкадәр дә күпме инде ул бургер яратучылар бездә...
Гаделҗан: Сөйләмә инде...
Тетәбикә: Ярар, бургерда кайгым юк. Менә шикәр тәки табалмагансың. Димәк, бөтен дөньяда шикәр беткән, диюләре дөрес инде... Ай, Аллам... Ә тоз бармы соң? Карабодай? Шырпы? Бәдрәф кәгазе?
Гаделҗан: Карчык, тукта, тынычлан, әле безнең беразга җитәрлек запас бар. Нигә сиңа аларны шулкадәр күләмдә алырга кирәк?
Тетәбикә: Соң бөтен халык шуларны капчык-капчык җыя бит!
Гаделҗан: Менә шуңа алар бетә дә инде! Кешеләр үзләре паникага бирелеп, бер-берсеннән күреп, кибеткә йөгерә һәм спекулянтларга юл ача.
Тетәбикә: Тукта әле, акыл өйрәтмә, шикәрне каян табабыз инде?..
Гаделҗан: Әйт әле, карчык, сиңа нигә шулкадәр шикәр? Без чәйне шикәрсез эчәбез. Әле кайнатмаларыбыз да җитәрлек.
Тетәбикә: Әллә инде... Кеше җыя бит...
Гаделҗан: Менә шул шул. Кеше җыя... Беләсеңме, бу халыкның килеп туган хәлгә табигый реакциясе. Икътисадта “Гиффен товарлар”ы дигән күренеш бар. Кешеләр ниндидер шомлы хәл килеп туганда, “авыр вакытлар” көтә башлаганда, кайбер товарларны алырга ташлана. Кешеләр бу вакытның озакка сузылуыннан курка...
Тетәбикә: Әй, карт... Миндә синдәге кадәр акыл юк шул... Шикәрсез дә күңелсез... (Яулыгы белән күзен сөртеп ала).
Гаделҗан: Ай... Иң мөһиме — паникага бирелмәү, карчык. Кайгырма, төп товарлар үзебезнең илдә җитештерелә. Алар барысы да булачак. Паникага бирелеп, кибет киштәләрен бушату да дөрес түгел...
Тетәбикә (телефонын алып): Улыбыз шалтырата! Әлү, улым, әлү! Әйе? Әәә... Ярар, ярар, хәзер әтиеңне йөгертәм! (Телефонын кесәсенә сала). Гаделҗан! Йөгер тизрәк, улыбыз яшәгән йорт янындагы кечкенә кибеттә шикәр бар ди! Әлбәттә, кыйммәтрәк. Булса булыр! Бар, ал тизрәк!
Гаделҗан: Соң, карчык, яңа шул хакта сөйләштек бит!
Тетәбикә: Әйй... Инде ярты гасырга якын бергә яшәгән хатыныңны тыңламый башладыңмы? Өзмә үзәгемне, бар шикәр артыннан!
Гаделҗан (кулын селтәп): Әй, сиңа нидер аңлатырга тырышкан мин юләр! Барам, тынычлан. Рәхәтләнерсең шикәрең белән...
(Сукрана-сукрана чыгып китә. Тетәбикәнең янә телефоны шалтырый).
Тетәбикә: Әлү, килен, әйе! Китте, китте әтәгез сезнең якка. Хәзер барып җитәр...
(Телефоннан сөйләшә-сөйләшә кереп китә).
Ләйсән Якупова тыңлап торды.
Фото: csn-tv.ru