+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 март 2022, 11:25

Юридик ярдәм алу мөмкинлеге арта

Башкортстанда Русия юристлары ассоциациясенең берьюлы өч бүлеге ачылды.

Юридик ярдәм алу мөмкинлеге артаЮридик ярдәм алу мөмкинлеге арта
Юридик ярдәм алу мөмкинлеге арта
Хокукый консультацияне республиканың 54 шәһәре һәм районында яшәүчеләр бушлай алырга мөмкин. Шушы көннәрдә Тәтешле, Балтач һәм Ярмәкәй районнарында Русия юристлары ассоциациясенең берьюлы 3 урындагы бүлеге ачылды. Һәр бүлектә шулай ук Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге ачыла, анда гражданнарга юридик мәсьәләләр буенча консультация бирергә һәм хокукый характердагы кирәкле документлар әзерләүдә ярдәм күрсәтергә әзер тәҗрибәле юристлар эшләячәк.

Бу хезмәт республикада актив рәвештә киңәйтелә. Былтыр Русия юристлары ассоциациясенең 7 яңа урындагы бүлеге ачылды, 12 Түләүсез юридик ярдәм үзәге булдырылды.

“2022 елда, безнең бүлек 15 еллык юбилеен билгеләп үткәндә, без республиканың калган муниципалитетларында Русия юристлары ассоциясенең бүлекләрен ачарга планлаштырабыз. Бу һәр кешегә белгечләргә мөрәҗәгать итү һәм яшәү урынына карамастан, квалификацияле түләүсез юридик ярдәм алу мөмкинлеге белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк", — дип ассызыклады Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге рәисе, Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькина.

Муниципаль хакимиятнең ассоциация эшчәнлегендә кызыксынуын билгеләп үтү мөһим. Чөнки бу халыкның хокукый грамоталылыгын күтәрү өчен яхшы ярдәм булып тора, бигрәк тә хәзерге катлаулы вакытта дөнья санкцияләре шартларында.

Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан төбәк бүлеге, бүлекчәне Радий Хәбиров, Андрей Назаров җитәкләгәннән соң, төбәк бүлекләре арасында иң статуслы һәм күп санлы булып тора. Аның сафларында бүгенге көндә 1,5 меңнән артык профильле белгеч бар.

Эшчән һәм профессиональ юристлар халыкка иң җитди хокукый мәсьәләләрдә ярдәм итәргә әзер.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, якын атнада Русия юристлары ассоциациясенең урындагы бүлекләре төбәкнең Кыйгы һәм Дуван районнарында да ачылачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас