+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 март 2022, 05:25

Алга таба бергә хәрәкәт итәчәкбез

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләргә пост куйган:

Алга таба бергә хәрәкәт итәчәкбезАлга таба бергә хәрәкәт итәчәкбез
Алга таба бергә хәрәкәт итәчәкбез

"Бүген Башкортстан делегациясе Донбасста эшли. Без аңлы рәвештә монда нәкъ менә шушы катлаулы вакытта килдек. Атышлар тагын ишетелә, ләкин без алга карыйбыз һәм иҗатка керешергә вакыт икәнен аңлыйбыз. Без ике республика арасында үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яхшы старт булачак коммюникега кул куйдык.

Донецк Халык Республикасы икътисадының потенциалы зур, без аның структурасын игътибар белән өйрәндек һәм бер-беребезгә нәрсә белән кызыклы булырга мөмкинлеген аңлыйбыз. Башкортстан Донецк Халык Республикасы белән фән һәм техника, мәгариф, сәламәтлек саклау, туризм, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер. Безнең сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләребезне ныгытырга уйлыйбыз.

Донбасста социаль объектларны торгызу буенча алда зур эш тора. Без монда төзелеш материаллары кирәклеген аңлыйбыз. Бер өлешен без бүген гуманитар колоннада алып килдек, бу - Салават районы халкы һәм эшкуарларының ярдәме. Киләсе конвой нигездә төзелеш материалларыннан торачак, дип планлаштырабыз - җәй эчендә җимерелгән учреждениеләрне торгызырга өлгерергә кирәк.

Бөтен Башкортстан Донбасс өчен борчыла. Безнең медиклар да читтә калмады. Бу көннәрдә республикабыздан табиб-волонтерлар эшли, алар йөрәк чакыруы буенча Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан хезмәттәшләренә ярдәмгә килгән. Алар урындагы дәваханәләрдә эшли, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, операцияләр үткәрә һәм кешеләрнең гомерен коткара.

Безнең сәфәрнең тагын бер мөһим нәтиҗәсе - бүген Уфа һәм Донецк рәсми рәвештә тугандаш шәһәрләргә әверелде.

Башкортстан һәм Донбассның үткәне уртак, без аны саклыйбыз. Бу җирдә безнең ата-бабаларыбыз нацистларга каршы сугышты. Безне җылы, тугандаш мөнәсәбәтләр бәйли. Элекке кебек үк, алга таба бергә хәрәкәт итәчәкбез".

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас