

"Молодёжка ОНФ" бөтенрусия командасы ирекмәннәре вузларда һәм ссузларда мәгълүмати хәвефсезлек буенча очрашулар сериясе оештырды. "Безгә оят түгел" исеме астындагы лекцияләрне волонтерлар белән бергә тарихчылар, политологлар, социологлар һәм башка гуманитар фәннәр экспертлары уздыра.
Башкорт дәүләт аграр университеты студентларына мәгълүмати сугыш алымнары турында Халык фронтының төбәк штабы эксперты Максим Вдовин сөйләде. Спикер ялган мәгълүматны нинди билгеләр буенча аерырга мөмкинлеге, "интернет-тролльләр" нәрсә икәнен сөйләде, "трафикны арттыру" төшенчәсен аңлатты, шулай ук фейк яңалыкларны ачыклау ысулларын тәкъдим итте.
- Социаль челтәрләрдә фейкларны күзәтеп тору өчен Русия Федерациясенең Украинадагы Кораллы Көчләре махсус операцияләре турындагы күп кенә материалларга күз салу да җитә - Сүриядәге яки Донбасстагы хәрби операцияләрдән фото һәм видео фрагментлар алына һәм берничә ел элек бастырылганнары инде бөтенләй икенче төрле бирелә, - диде Максим Вдовин.
Лекцияләрнең төп темасы - мәгълүмат чыганаклары белән эшләү һәм мәгълүмат фильтрлары. Спикерлар студентларга фейкның ни өчен мәгълүмати сугышның төп коралы булуын аңлата, конкрет билгеләр буенча ялган мәгълүматны билгеләргә өйрәтә, социаль челтәрләр һәм мессенджерлар кулланучылары өчен дөрес булмаган яңалыкларның ни белән куркыныч булырга мөмкинлеген күрсәтәләр, шулай ук аларны тарату максатлары һәм ысуллары турында сөйлиләр. Очрашулар сорау-җавап форматында оештырылган, анда аудитория - диалогның актив катнашучысы. Лекцияләр 25 мартка кадәр дәвам итәчәк.