+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 март 2022, 06:00

ЦУР: Беренче урында - шикәр мәсьәләсе

Төбәктә шикәр дефициты булыр микән?

ЦУР: Беренче урында - шикәр мәсьәләсеЦУР: Беренче урында - шикәр мәсьәләсе
ЦУР: Беренче урында - шикәр мәсьәләсе
Бүген бу мәсьәлә беренче урында. Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге системасы да бу темага күпсанлы мөрәҗәгатьләр терки.

Республика шикәр җитешмәүне тоймаячак❗ Төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов көн саен предприятиеләрнең 550 тонна шикәр төяп җибәрүе турында хәбәр итте. Республика складларында 36 мең тонна шикәр саклана.

2021 елда Башкортстанда 150 мең тонна шикәр җитештерелгән. Шул ук вакытта медицина күрсәткечләре буенча норма - 32 мең тонна. Башка сүзләр белән әйткәндә, шикәр ихтыяҗга караганда биш тапкыр күбрәк җитештерелгән.

Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә тагын нинди темалар игътибар үзәгендә булды?

Республикада икътисади басымга каршы көрәш буенча штаб төзеләчәк. Ул барлык структураларның, шул исәптән республика территориясендә урнашкан федераль структураларның эшчәнлеген координацияләячәк.

Башкортстанда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабы эшен дәвам итә, ул республика халкына чит илдән кайтырга ярдәм итә. 74 кеше Русиягә әйләнеп кайтты инде, тагын 105 кеше кире кайтуны көтә. Шуларның 86сы - чит илгә туроператорлар аша, 19ы мөстәкыйль рәвештә чыккан. Республиканың 119 кешесе хәзер Мисырда – алар туроператорлар аша ял итәргә киткән. 24 февральдән республикага барлыгы 3187 оешкан турист кайтты.

Башкортстан юлларында үлүчеләр саны кими. 2022 ел башыннан автомобиль һәлакәтләрендә 54 кеше үлгән. Узган елның шул ук чорында - 79 кеше.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас