+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 март 2022, 16:32

Яңа вакыт җитте!

Башкортстан халкы үз идеяләрен 22 апрельгә кадәр яңа форумга җибәрә ала.

Яңа вакыт җитте!Яңа вакыт җитте!
Яңа вакыт җитте!

"Яңа вакыт өчен көчле идеяләр" икенче форумына идеяләр җыю 22 апрельгә кадәр дәвам итә, - бу хакта 22 мартта узган матбугат конференциясендә Стратегик башлангычлар агентлыгы (СИА) һәм Росконгресс фондында сөйләделәр.

Идеяләр төрле юнәлешләр буенча җыела – төбәктә һәм илдә тормышны яхшыртуга китерә торган барысы да. Идеяләр кабул ителә торган юнәлешләр исемлеге әлеге платформада бар ideas.roscongress.org - шунда ук заявка рәсмиләштерергә була.

Эшкә кушылырга 16 яшьтән 24 яшькә кадәр булган һәркемне чакыралар, алар үз шәһәрләрен һәм төбәкләрен үстерү өчен башлангычлар һәм проектлар тәкъдим итә ала.

«Хәзер без зур юл башында, бу Русия гына түгел, бөтен дөнья икътисадына да кагыла. Кешеләрнең үз-үзләрен күрсәтү күзлегеннән караганда, бу зур мөмкинлекләр вакыты. Яңа идеяләргә ихтыяҗ һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар бергә туры килә. Форумның мондый уникаль форматы бөтен ил гражданнары тәкъдимнәрен тупларга һәм Русия үсеше өчен перспективалы проектлар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде форумның оештыру комитеты рәисе Максим Орешкин.

Башлангыч этапта җибәрелгән барлык идеяләрне Агентлыкның киң эксперт берләшмәсе бәяләячәк, аның бурычы – май башына кадәр Топ-1000 идеяне сайлап алу. Киләсе адым - Топ-200 идеяне сайлап алу. Бу Агентлыкның Эксперт советының бурычы, аның яңа составы хәзер формалаша. Проектның икенче этабы да бар - Топ-100не бәяләү. Моның белән Эксперт советы бюросы шөгыльләнәчәк инде. Нәтиҗәдә, иң яхшы идеяләр 2022 елның җәендә узачак ике көнлек форумда тәкъдим ителәчәк. 10 шәп идея һәм проект көтәбез, аларны ил җитәкчелегенә бер чараның пленар утырышы кысаларында күрсәтәчәкләр.
2020 елның ноябрендә узган беренче форумда Башкортстан тәкъдимнәр саны буенча дүртлеккә керде. Республика халкыннан идеяләр тупланмасына 615 тәкъдим килгән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас