“Гидрометеорология” үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Русиядә апрельгә һава торышы фаразлары турында сөйләде. Әйтергә кирәк, синоптиклар нинди дә булса аномалияләр вәгъдә иткән төбәкләрне генә атый. Калганнарында барысы да норма кысаларында, гадәти һава торышы көтелә.
— Русиянең Европа өлеше территориясендә, Уралда, Көнбатыш Себердә, Ерак Көнчыгыш федераль округының көньягында температура нормадан югарырак булачак. Шулай ук Алтай краенда, Кемерово өлкәсендә, Байкал аръягында, Ерак Көнчыгышның көньягында – Хабаровск краенда, Приморье, Амур өлкәсендә дә җылы һава торышы, явым-төшемнең сирәк булуы һәм бик иртә янгын куркынычы көтелә. Шулай ук Уралның көньягында һәм Себердә апрель коры киләчәк, — дип үз фикерләре белән уртаклашты “Гидрометеорология” үзәгенең фәнни җитәкчесе.
Апрельдә, киресенчә, явым-төшем (яңгыр яисә кар рәвешендә) гадәттәгедән артык булган төбәкләр дә бар. Бу — илнең төньягы, Арктик диңгез яры буенда киң полоса, Архангельск өлкәсеннән көнбатышка таба Якутиянең төньягына кадәр. Ставрополь краенда, Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендә, шулай ук, яңгырлар бик еш явачак.
Фото: otvet.mail.ru