2022 елның маенда төзүчеләр булачак Спорт көрәше үзәге мәйданчыгына чыгачак.
- Без әзерлек эшләренең бөтен комплексын үтәдек һәм подряд оешмасы мәйданчыгын тапшырабыз, - дип хәбәр итте республиканың Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Инна Иксанова.
Яңа спорт учреждениесе базасында көрәш буенча Халыкара һәм Русия дәрәҗәсендәге ярышлар һәм спортның башка төрләре буенча ярышлар узачак, ә үсеп килүче буын яхшы шартларда - бер үк вакытта 14 көрәш келәмендә шөгыльләнә алачак.
Башкортстан Башлыгы республиканың Спорт министрлыгына төзүчеләр һәм тренерлар составы белән берлектә спорт залларының эчке урнашуын эшләүне йөкләде. Уфа хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Фаткуллин Спорт көрәше үзәгенә якын территорияне ничек төзекләндерергә планлаштырулары турында сөйләде.
Киңәшмәдә Евразия китапханәсе, Курчак театры кебек мәдәният объектларын проектлау һәм төзү турында да фикер алыштылар.
Фото: glavarb.ru