+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 март 2022, 10:17

"Ел остасы" конкурсы старт алды

Анда яшьләр төрле тармак буенча үз көчен сынап карый алачак.

"Ел остасы" конкурсы старт алды"Ел остасы" конкурсы старт алды
"Ел остасы" конкурсы старт алды

2022 елның мартында республикада Русия Федерациясенең һөнәри белем бирү оешмалары арасында «Ел остасы» бөтенроусия конкурсының республика этабы старт алды.

- Конкурс урта һөнәри белем бирү системасының кадрлар потенциалын формалаштыру һәм үстерү, урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләрен бүләкләү, педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү, мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә алдынгы идеяләрне популярлаштыру, шулай ук иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне өйрәнү һәм гамәлгә кертү максатыннан үткәрелә, - дип билгеләде Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.

Конкурс өч этаптан тора. Сайлап алу этабында төбәк комиссиясе конкурсант казанышларына эксперт бәяләмәсе үткәрә. Укытуның һәм тәрбиянең инновацион ысулларын эшләү һәм гамәлгә кертү, призерларны һәм халыкара «Ворлдскиллс Русия» стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатларын, Абилимпикс һәм/яки ArtMasters чемпионатларын әзерләү тәҗрибәсе, шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы узган чыгарылыш укучыларының булуы исәпкә алына.

Икенче этап “Мин - Мастер” беренче конкурс чарасының ачык монолог-чыгышын үз эченә ала, анда конкурсантлар алдынгы технологияләргә һәм гамәли әзерлек методикасына нигезләнгән укучыларны әзерләүнең шәхси практикасы, шулай ук белем бирү процессында алынган нәтиҗәләр турында сөйлиләр. «Мастер-класс» икенче конкурс чарасы төбәк эш төркеме сайлап алган укучылар төркеме белән онлайн режимда уку дәресләреннән гыйбарәт. Төбәк комиссиясе үз һөнәри эшчәнлекләрендә алдынгы технологияләрне куллануны, укучыларның гамәли әзерлеге методикасына ия булуны һәм башкаларны бәяләячәк.

Икенче этапны уздыру йомгаклары буенча төбәк комиссиясе әлеге этапта җиңүчене Екатеринбург шәһәрендә (2022 елның сентябре) узачак өченче Бөтенрусия этабында сайлап ала.

Фото: regnum.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас