Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча бүген Мисырдан кайтару рейсы оештырылды, анда Башкортстанга турпутевка буенча чит илләрдә булган 51 турист кайтты. Бүген бик күп балалар кайтты. Самолетны озак көттек һәм бүген Ватаныбызга очабыз, дип белдергәч, ышанмадык, хәтта. Чит илдә калучыларга тизрәк әйләнеп кайтуларын телисе килә, - диде Мисырдан килгән Ольга Карбенко.
- Самолет бик яхшы булды һәм бортта туклану оештырылган иде. Без бер ай диярлек Мисырда, самолет оештырылуын игълан иткәч, ышанмадык. Бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Мисырдан кайткан Раилә Яматова.
Бүгенге көндә чит илләрдә 190га якын турист бар.
Республикада санкцияләр керткәннән соң һәм авиакомпанияләр рейсларын гамәлдән чыгарганнан соң чит илдә калган ватандашларга ярдәм итү буенча «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» оператив штабы эшли. Ситуацион үзәк күп каналлы (347) 218-19-19 телефоны буенча шалтыратуларны 8:00дән 20:00гә кадәр кабул итә. Консультация алу өчен WhatsApp: +7 (904) 735-37-79.
Фото: Башинформ