+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 март 2022, 10:00

Кушнаренколылар тынычлык яклы

Бүген Кушнаренкода, Русия Президенты Владимир Путин һәм Украинадагы махсус хәрби операцияне хуплап, «Za Мир! Zа Россию! Zа Президента!» флешмобы узды.

Кушнаренколылар тынычлык яклыКушнаренколылар тынычлык яклы
Кушнаренколылар тынычлык яклы


Йөзләрчә кеше флаглар белән авылның үзәк мәйданына чыкты һәм җиңү һәм дөреслекне символлаштыручы «V» һәм «Z» хәрефләре рәвешендә тезелде. Акциядә «Бердәм Русия»нең "Яшь Гвардия" хәрәкәте активистлары, мәдәният учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, волонтерлар, студентлар һәм Кушнаренко районының актив кешеләре катнашты.

Шулай ук флешмобка Уфа шәһәреннән милли-азатлык хәрәкәтендә катнашучылар да кушылды. "Бүген без Русия Президенты Владимир Путинны яклап, әлеге чарага безнең Кушнаренко районындагы координаторыбыз чакыруы буенча катнаштык", - дип билгеләп үтте хәрәкәт әгъзасы Илшат Хәйбрахманов.

Урындагы халык флешмобта катнашучыларны кайнар сәламләде. Ә Кушнаренко авылында яшәүче кечкенә Камилә Хәмидуллина Украинадагы хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә видео аша юллама җибәргән.
 


Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас