+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 март 2022, 16:45

Радий Хәбиров: "Бүздәккә алга таба да уңышлы үсеш телим"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бүздәк районына эш сәфәре вакытында республиканың күренекле дәүләт эшлеклесе Муллаян Халиковка бюст ачу тантанасында катнашты, шулай ук муниципалитетның социаль объектларында булды.

Радий Хәбиров: "Бүздәккә алга таба да уңышлы үсеш телим"Радий Хәбиров: "Бүздәккә алга таба да уңышлы үсеш телим"
Радий Хәбиров: "Бүздәккә алга таба да уңышлы үсеш телим"


Бүздәк авылының 1нче урта мәктәбендә 606 укучы белем ала. Учреждениенең төп корпусын 1959 елда төзегәннәр, 2010 елда аны үзгәртеп корганнар, ә янәшәдә ашханә, спорт залы һәм уку сыйныфлары белән янкорма күтәргәннәр. «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәптә заманча мультимедиа җиһазлары урнаштырылган, «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәге ачылган.

Радий Хәбиров уку кабинетларын карап чыкты, педагоглар белән аралашты һәм коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында дистанцион режимда эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар "биш көнлек" уку атнасына күчүне уңай бәяләде, шимбә көнне балаларның өстәмә белем алу белән бик теләп шөгыльләнүен, түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүен билгеләп үтте.

Спорт залында Башкортстан Башлыгы балалар баскетбол командасының күнекмәсендә булды, алар белән 1нче мәктәпнең физкультура укытучысы Регина Дәүләтшина шөгыльләнә. Төбәк җитәкчесе аңа «Авыл тренеры» республика программасында катнашырга тәкъдим итте, аның кысаларында авылда эшләүче яшь белгеч 600 мең сум күләмендә грант алырга мөмкин.

– Мин еш кына районнар буенча йөрим һәм укучыларыбызның тренерлары, гадәттә, яшь егетләр булуын күрәм. Ә сез «Авыл тренеры» программасы буенча ярдәм алачак беренче кызларның беренчесе була аласыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

2018 елдан Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты, төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Башкорт дәүләт университеты ярдәме белән 1нче Бүздәк урта мәктәбе базасында «Халиков укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Аны үткәрү инициаторы - мәктәпнең педагогик коллективы. Нәкъ менә шуңа күрә Башкортстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, Башкорт АССРның беренче җитәкчеләренең берсе Муллаян Халиковка бюстны шушы уку йорты территориясендә урнаштырырга булганнар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бүздәк авылында район Мәдәният сарае эше белән танышты. Күпфункцияле комплекс буларак, ул 404 урынга исәпләнгән тамаша залын, спорт һәм көрәш залларын, скалодромны, «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексын, ЗАГС бүлеген, никахлашу залын һәм башка бүлмәләрне үз эченә ала.

Бүздәк Мәдәният сараенда 26 түгәрәк, 12 үзешчән берләшмә, 14 үзешчән халык иҗаты коллективы эшли, шуларның өчесе үрнәкле.
Республика җитәкчесе туган якны өйрәнү музее экспозицияләрен карады, үзәк һәм балалар китапханәсендә булды. Районда барлыгы 19 авыл китапханәсе бар, шуларның икесе – модельле. Муниципалитетта яшәүче халыкның 15 меңнән артыгы даими укучылар булып тора. Китапханәләрнең җыелма фонды - 282 мең данә.

Район Мәдәният сараенда, шулай ук, балалар сәнгать мәктәбе урнашкан. Узган елда аңа нигез салынуга 55 ел тулды. Анда 13 белгечлек буенча 5 яшьтән 17 яшькәчә 400 бала шөгыльләнә. Бүздәк Мәдәният сарае директоры Илсур Гыйльфанов 2021 елда балалар сәнгать мәктәбе фойесына капиталь ремонт ясалуы, хәзер анда иҗат эшләре күргәзмәләре узуы турында сөйләде.

2021 елның 21 декабрендә «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында район Мәдәният сараенда 98 урынга исәпләнгән яңартылган мультимедиа кинозалы ачылды. Аны модернизацияләүгә 5 миллион сум акча тотынылган. Әлеге акчалар хисабына 3D-эффектлы экран, лазерлы проект җиһазлары, тавыш системасы сатып алынган, уңайлы утыргычлар куелган. Радий Хәбиров кинозалда Бүздәк районы тормышы турында кечкенә генә ролик карады.

Татар тарихи-мәдәни үзәгендә республика Башлыгына районда уза торган төрле чаралар турында сөйләделәр. Иң масштаблысы - «Бәлешфест» фестивале. Быел оештыручылар аны Бөтенрусия күләмендә эшләргә планлаштыра һәм грант алу өчен документлар тапшырган. Радий Хәбиров искә төшергәнчә, быелдан республика районнарына фестивальләр оештыру һәм үткәрү өчен 500әр мең сум акча бүлеп бирелә башлый, алар Башкортстан халкын һәм кунакларын җәлеп итүнең тагын бер ноктасы булачак.

Район Мәдәният сарае бинасына капиталь ремонт һәм матди-техник базаны яңарту кирәк, дип билгеләп үтте район башлыгы Илнур Игдиев. Проектлауга чыгымнар якынча 7 миллион сум тәшкил итә. Республика җитәкчесе Башкортстан Хөкүмәтенә мәсьәләне эшләп бетерергә һәм тиешле тәкъдимнәр кертергә кушты.

Бүздәк Мәдәният саренда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урындагы эшкуарлар белән аралашты, алар җитәкчегә үз продукцияләрен тәкъдим итте. Төбәк җитәкчесе теплица хуҗалыгы һәм ит терлекчелеге өлкәсендә эшләүче аграрийларны якындагы "Инвестиция сәгате"нә чакырды.

- Санкция басымы шартларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче фермерларыбызга һәм кече предприятиеләргә ярдәм итү бик мөһим, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - 2021 елдан бирле без республикада азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә ярдәм итү буенча комплекслы программаны гамәлгә ашырабыз. Бу тармакта эшләүче кече бизнес өчен җиһазлар сатып алуны субсидияләүгә 50 миллион сум бүлеп бирелә. Әгәр бу акчаларны үзләштерсәләр, икенче яртыеллыкта, бюджетка төзәтмәләр кертсәк, сумманы арттырырга тырышырбыз. Бу безнең аграрийларга яхшы ярдәм булачак.

Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игдиев Таллыкүл авылында ел әйләнәсе эшләячәк балалар һәм үсмерләр спорт-сәламәтләндерү комплексы төзү планнары турында сөйләде. Ул бассейн, спортзал, тренажер һәм актлар заллары булган ике катлы бинаны, шулай ук ачык һавада төрле мәйданчыкларны үз эченә алачак. Муниципалитетның көньяк өлешендә әлеге урынны сайлау физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә якын-тирә районнар халкын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Биредә баскетбол, волейбол, футбол, җиңел атлетика, йөзү, чаңгы һәм тимераякта шуу кебек спорт төрләрен үстерергә планлаштыралар. Җәйге вакытта комплекс - 150 баланы, кышкы чорда 75 баланы кабул итә алачак. Радий Хәбиров әлеге башлангычны хуплады һәм булачак спорт объектының проект-смета документациясен республика Хөкүмәтенә карауга тапшырырга кушты.

- Бүздәк районы - безнең республикабызның ныклы районнарның берсе, ныклы муниципалитет, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Радий Хәбиров. - Бирегә килгәч, һәрчак бары тик яхшы елмаюлар һәм халыкның ярдәмен генә күрәм. Районга алга таба да уңышлы үсеш телим.

Фото: glavarb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас