+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 март 2022, 10:15

Елгаларда боз кайчан кузгалыр?

"Башгидромет" Башкортстан елгаларында боз кузгала башлауның көтелгән вакытын фаразлады.

Елгаларда боз кайчан кузгалыр?Елгаларда боз кайчан кузгалыр?
Елгаларда боз кайчан кузгалыр?
Көзге-кышкы чордагы гидрометеорология шартлары, шулай ук язгы процессларның көтелгән үсешен исәпкә алып, Башкортстанда елгалар ачылу бер-ике көнгә соңрак көтелә. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча республика идарәсе башлыгы Вилора Горохольская хәбәр итте.

Төбәкнең төп синоптигы сүзләренә караганда, Агыйдел бассейны елгаларында суның максималь дәрәҗәләре норма чикләрендә һәм 1,2 метрдан түбәнрәк булыр дип фаразлана. Дала елгаларында, киресенчә, су дәрәҗәсе нормадан 30-50 сантиметрга югарырак булыр дип көтелә.

«Язгы ташу күләме күпьеллык уртача күрсәткечләрдән 10-35 процентка кимрәк булыр дип фаразлана", - дип билгеләде Горохольская.

Шулай итеп, Агыйдел елгасында быел боз китә башлауның көтелгән датасы Собхангул янында - 13-19 апрельгә, Стәрлетамак янында — 8-14 апрельгә, Бөре янында 14-20 апрельгә туры килә.

Караидел елгасында боз китү Югары Суян янында - 12-18 апрельдә, Шакша янындагы участокта 7-13 апрельдә башлана.

Сим елгасының Глуховский участогында боз китү - 10-16 апрельгә, Бочкарево янындагы Дим елгасында 10-16 апрельгә туры килә.

Урал елгасы бассейны 8 апрельдән 13 апрельгә кадәр ачылыр дип фаразлана, бу - нормага якын. Бу елгаларда суның максималь дәрәҗәләре уртача күпьеллык күрсәткечләрдән түбәнрәк булыр дип көтелә.

"Көнчыгыш Кама аръягына килгәндә, биредә суның максималь дәрәҗәләре уртача күпьеллык күрсәткечләргә якын булыр дип көтелә, - диде Башкортстанның баш синоптикы. - Кече дала һәм тау елгалары алар ачылганнан соң ике-өч көн эчендә максималь дәрәҗәләр узачак».

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас