«Алар 4 марттан Мисырда булган, кайтырга билетлар ала алмаган. Берничә тапкыр ата-аналар мәсьәләне хәл итәргә тырышкан, тик юкка, нәтиҗәдә, 24 мартта безнең кризиска каршы үзәккә мөрәҗәгать иттеләр. Узган ял көннәрендә мәсьәлә хәл ителде - бала хәзер Мәскәүдә һәм бүген гаиләсе белән өйләренә кайтачак", - диде Хөкүмәттәге киңәшмәдә республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, Башкортстанның Ситуацион үзәге ярдәмендә Мисырдан 77 турист кайта алган. Дөньядагы хәл аркасында алар билет алу белән кыенлыклар кичергән.
«Без бик шат, өйгә юл бик озын булды, нәкъ бер тәүлек — 450 километрны автобуста Каһирәгә кадәр, аннары 7 сәгать Махачкала аша Мәскәүгә очтык, һәм аннары без аэропортта 4 сәгать утырдык. Һәм менә, ниһаять, өйгә кайтып җиттек - өч очыш, өч посадка һәм без өйдә. Республика җитәкчелегенә рәхмәт!» ,- дип уртаклаша кешеләр.
24 февральдән 25 мартка кадәр Башкортстанга чит илләрдән барлыгы 3315 кеше кайтты. Бүгенге көнгә кадәр чит илдә 172 турист, шул исәптән Шәрм-әл-Шәйхта - 55 һәм Хургадада 98 турист кала.
фото: башинформ